Бүген «Казаныш» Халыкара форумында БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм муниципалитетлары ассоциациясенең Архитектура һәм шәһәр үсеше комитетының беренче утырышы булды. Катнашучы илләрнең баш архитекторлары 20 дәүләтне һәм өч материктагы 18 мең 260 шәһәрне берләштерәчәк хезмәттәшлек турындагы Меморандумга кул куйдылар. Очрашу барышында Ассоциация сайты базасында мәгълүмати платформаны эшләтеп җибәрү турында карар кабул ителде. Утырышта Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Утырышта Россия, Кытай, Бразилия, Иран, Төркия һәм башка БРИКС+ илләреннән миллионлы шәһәрләрнең 40 тан артык баш архитекторы катнашты. Катнашучылар алдында Казан мэры Илсур Метшин чыгыш ясады.
«БРИКС саммитын уздырганнан соң эшнең туктамавы бик мөһим. Без БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм муниципалитетлары ассоциациясен төзү теләге белән чыккач, 20 дән артык дәүләттән 200 хезмәттәшем җавап бирде. Бүгенге көндә бу эш актив бара», — дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Төзелгән комитет шәһәрләрнең архитектура күренеше өчен җавап бирүче муниципалитетлар вәкилләреннән торган дөньяда бердәнбер иҗтимагый берләшмә булачак. Берләшмә архитектура һәм шәһәр төзелеше өлкәсендә төрле илләр белгечләре арасында белем һәм технологияләр алмашуны яхшырту, чит ил архитектура бюроларын халыкара конкурсларга чакыру процедураларын җиңеләйтү, шулай ук архитектура белеме өлкәсендә халыкара алмашу программаларын үстерү максатында оештырылган.
«Боларның барысының да гамәли бурычы бар. Без муниципалитет җитәкчеләре кулында мөмкин кадәр күбрәк инструментлар булсын, теге яки бу объектны төзегәндә зур мөмкинлекләр булсын өчен, дип телибез», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Ул Г.Камал исемендәге яңа театрны мисалга китерде. Ул Япон, Мәскәү һәм Казан архитекторлары белән бергә төзелгән: «Ходай кушып, мондый объектлар күбрәк тусын иде. Шәһәрләрдә яшәүчеләребез өчен иң яхшы киләчәгебезне бергә корырбыз, дип ышанам».
Утырышта шулай ук БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм муниципалитетлары ассоциациясе сайты базасында мәгълүмати платформа эшләтеп җибәрү турында карар кабул ителде, анда барлык илләрнең архитекторлары һәм шәһәр төзүчеләре өчен файдалы гамәли эчтәлек җыелачак. Мәсәлән, югары уку йортлары һәм аларның программалары, халыкара архитектура конкурслары, шулай ук башка илләрдә кулланыла торган заманча чишелешләр турында мәгълүмат.
БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм муниципалитетлары ассоциациясен узган елның июнендә гамәлгә куйдылар, аның утырышында 22 илнең 200 вәкиле катнашты. Берләшмәнең беренче җыелышы Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә узды, киләселәрен Иран һәм Бразилиядә оештыру планлаштырыла.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казаныш» Халыкара архитектура-төзелеш форумының панель сессиясендә «Казан — судагы шәһәр» елга инфраструктурасын үстерү концепциясе проектларын гамәлгә ашыруны хуплады. Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина 700 суднога исәпләнгән Россиядә иң эре яхта маринасы һәм Европадагы иң зур Экстремаль су спорт төрләре үзәге концепциясен тәкъдир итте.
Исегезгә төшерәбез «Казаныш» 6 февральдән 8 февральгә кадәр өч көн дәвам итәчәк. Анда БРИКС илләре шәһәрләренең мэрлары, баш архитекторлары һәм беренче тапкыр югары уку йортлары вәкилләре катнашачак. Барлыгы 400 гә якын докладчы көтелә, аларның 25% ы – дөньяның 24 иленнән чит ил белгечләре.