2025 елдан Казанда кышкы чорда яшел территорияләрдә парковкаларны автомат рәвештә теркәүне эшләтеп җибәрергә планлаштыралар. Бүгенгә аларның реестрын формалаштыру төгәлләнгән. Төзекләндерү кагыйдәләрен бозган очракта, җәза турында карар транспорт чарасы хуҗасына чыгарыла. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитетының Административ-техник инспекциясе идарәсе башлыгы Наил Минвәлиев хәбәр итте.
Хәзерге вакытта Татарстан башкаласында хәрәкәт буйларының кар белән капланганлыгын, аларда тәгәрмәч эзләре булуын теркәү системасы уңышлы эшләп килә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, узган кышкы чорда игълан ителгән 1121 кисәтүдән 375 материал урам-юл челтәрен карап тотуга кагылган.
Казан мэры Илсур Метшин МУПләр җитәкчеләре белән берничә эшлекле киңәшмә уздырылуын искәртте. Юл предприятиеләренең куәте, акча һәм кадрлар җитмәү турында фикер алыштылар. Шәһәр башлыгы кушуы буенча 2025 елда шәһәрне урам-юл карап тотуны финанслау мөмкинлеге ике тапкырга арттырылачак. Кадрлар сәясәте идарәсе тарафыннан кирәкле хезмәткәрләрне сайлау буенча эш алып барыла.
«Без үз ресурсларыбыз белән кешеләр җыярга ярдәм итәбез, безнең кадрлар хезмәте бүгенге көндә тулы булмаган ай эчендә өстәмә рәвештә 36 яңа хезмәткәр җәлеп итте һәм бу эшне дәвам итә. Ләкин, хөрмәтле предприятие директорлары, сез аңларга тиеш, без сезгә иңбашыбызны куйдык, әмма муеныбызны беркем дә куярга җыенмый. Шуңа күрә район администрацияләре башлыклары, урынбасарлары белән эшне мөрәҗәгатьләр һәм явым-төшемнәр белән хәл итәрлек итеп оештырыгыз», — дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Тиешсез урында рөхсәтсез кар салган өчен узган сезонда 99 кисәтү игълан ителде.
«Узган кышкы чорда җәмәгать транспортының тукталыш кесәләрен канәгатьләнерлек тотмау фактлары билгеләп үтелде. Моннан тыш, трамвай тукталышларын вакытында чистартмауга шикаятьләр килде», — дип сөйләде идарә башлыгы.
Наил Минвәлиев район администрацияләре башлыкларына, узган кыш тәҗрибәсеннән чыгып, кар җыю тәртибенә төзәтмәләр кертү, урамнарның өстенлеген исәпкә алып, гамәлдәге схеманы яңадан карау тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.
Спикер шәһәр объектлары җитәкчеләрен һәм милекчеләрен территорияләрне җыештыруга, карны чыгаруга һәм утильләштерүгә алдан ук контрактлар төзергә өндәде. Шәһәрдә «Водоканал» МУПнең сигез кар эретү камерасы эшли. Шартнамә төзелү турындагы мәгълүматны +7(843)231-61-70 телефоны аша алырга мөмкин.