Казанны үстерү институтында архитекторлар шәһәр мэры Илсур Метшинга шәһәр үзәген, шулай ук мәдәният учреждениеләрен үстерүгә юнәлтелгән берничә проект тәкъдим итте. Алар арасында Профсоюз урамын төзекләндерү һәм аның Бауман урамы белән яңа җәяүлеләр бәйләнешен булдыру, Югары Кабан күле биләмәсен үстерү, шулай ук Абдулла Алиш исемендәге Балалар иҗат сараеның эчке бизәлешен яңача күзаллау бар.
Казанны үстерү институты шәһәр мэры Илсур Метшинга шәһәрнең төрле биләмәләрен төзекләндерү һәм үзгәртү буенча үз тәкъдимнәрен җиткерде. Бу очрашуда барлыгы 10 төрле фикер каралды: алар арасында Югары Кабан күле ярларын төзекләндерү кебек зур проектлар да, аерым урамнарны яшелләндерү кебек кече күләмле карарлар да бар.
«Без Казанны үстерү институтын гамәли бурычларны чишү өчен генә түгел, ә яшь, иҗади команда дөньяның иң яхшы тәҗрибәсенә таянып, киләчәккә юнәлтелгән проектлар тәкъдим итсен өчен дә булдырдык. Биредә һәрбер вак-төяк зур әһәмияткә ия. Без моңа кадәр буш булган урамда күп итеп агачлар утыртылуны, яхшы юл капламасы һәм берничә эскәмия барлыкка килүен күрәбез – һәм шушы кечкенә өстәмәләр мохитне тулысынча үзгәртә. Шәһәр халкы мондый үзгәрешләргә бик игътибарлы һәм аларны бездән көтә. Шәһәр мохитен уңайлы, заманча һәм яшәүчеләр өчен кулай итә торган масштаблы проектлар турында әйтеп тә торасы юк. Бу эшләрнең барысы да менә шундый концепцияләрдән башлана. Сез безгә кайда һәм нәрсәне яхшыртырга мөмкин икәнен күрсәтәсез, ә без бу фикерләрне тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр табабыз. Яңарышлар тәкъдим итүегез өчен рәхмәт», — дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин институт хезмәткәрләренә.
Транспорт планлаштыру һәм модельләштерү бүлеге башлыгы Никита Будкевич һәм Җәмәгать киңлекләрен үстерү бүлегенең әйдәп баручы архитекторы Ульяна Алексеева Профсоюз урамын үстерү буенча үз карашларын тәкъдим итте. Аларның фикеренчә, бу урамның мөмкинлекләре тулысынча кулланылмый. Биредә җәяүлеләр йөрү өчен шартлар җитәрлек түгел, юлның бертигез киңлектә булмавы һәм парковка җитмәве кебек ачык мәсьәләләр тора.
Профсоюз урамы, шәһәрнең иң мөһим транспорт үзәге буларак, Пушкин урамын һәм Ивановский төшү юлын Ленин дамбасына чыгу юлы белән тоташтыра. Бу коридор аша бер сәгать эчендә генә дә 1,3–2,1 мең автомобиль уза. Моннан тыш, урам зур җәяүлеләр агымын да җәлеп итә, чөнки биредә мәдәни мирас объектлары, гыйбадәтханәләр, уку йортлары һәм күпсанлы җәмәгать туклануы урыннары урнашкан.
Концепция урамны тулысынча үзгәртүне күз уңында тота. Аерым алганда, машиналар йөрү өчен өч хәрәкәт буен саклап калып, аларның киңлеген имин хәрәкәт итү кагыйдәләренә яраклаштырып тарайтырга тәкъдим ителә. Бу җәяүлеләр юлын киңәйтергә һәм урамны яшелләндерергә мөмкинлек бирәчәк. Машиналарны кыеклатып («чыршы» сыман) туктатып калдыру урынына юл буена туры кую тәртибенә күчү ниятләнә. Чернышевский урамы белән Ивановский төшү юлы арасында туристлык автобуслары өчен махсус тукталыш урыннары ясау планлаштырыла – бу хәрәкәтнең тоткарлануын булдырмаячак һәм пассажирларны утыртуның куркынычсызлыгын арттырачак. Өстәмә тукталышны «Ногай» кунакханәсе янында да ясарга ниятлиләр.
«Хәзерге вакытта автобуслар машина йөрү буенда туктап, юлны ябалар. Өстәвенә, куркынычсызлык таләпләре буенча биредә коймалар да куелган. Кешеләр автобустан чыгуга шушы коймаларга килеп төртелә», – дип аңлатты Никита Будкевич.
Концепциягә заманча яңа яктырту системасы урнаштыру, яшел үсентеләр, куаклар утырту һәм урамны тулысынча бердәм күренештә төзекләндерү керә.
Бу тәкъдимнәргә өстәмә буларак, архитектура бүлеге башлыгы Алексей Москалев Профсоюз һәм Бауман урамнары арасын үзгәртергә тәкъдим итте. Аерым алганда, Профсоюз урамындагы 22 нче һәм 26 нчы йортлар арасындагы үтү юлын ачып, җәяүлеләр бәйләнешен булдырырга, биләмәне яңартырга һәм анда җәмәгать зоналары ясарга ниятлиләр.
Шәһәр төзелеше концепцияләре бүлеге башлыгы Светлана Гафурова Ферма шоссесы буйлап Югары Кабан күле ярын төзекләндерү проектын тәкъдим итте. Ул бу биләмәне аерым өлешләргә бүләргә һәм биредә тыныч кына балык тоту урыннары, балалар өчен уен мәйданчыклары, шулай ук үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын күзәтү мәйданчыгы булган сулыклы парк ясарга тәкъдим итә. Аерым бер урында суга уңайлы төшү юллары ясау күздә тотыла – бу җирле халыкка көймә һәм каякларда йөзүне уңайлы итәчәк. Шунда ук йөзү чараларын саклау өчен махсус бина төзү дә каралган. Проект 1,8 чакрым озынлыктагы җәяүлеләр йөрү сукмакларын ясауны күздә тота.
Тәкъдим ителгән проект табигатькә мөмкин кадәр сакчыл карауга һәм экорайон булдыруга нигезләнә. Күлдә төрле кошлар яши, күченү чорында монда аккошларны да очратырга була, шулай ук су күсесе дә очрый. Яр буенда җикән, курак, су кәбестәсе һәм башка су үсемлекләре сакланып калачак.
Очрашуда башка проектлар да каралды, аерым алганда, Абдулла Алиш исемендәге шәһәр балалар иҗат сараен бизәү проекты, аеруча әһәмиятле булган кайбер биналарның тышкы күренешен үзгәртү, шәһәрнең социаль объектлары картасы һәм башка аерым территорияләрне үстерү фикерләре тәкъдим ителде.
Киңәшмәдә шәһәрнең баш архитекторы Илсөя Төхвәтуллина, Казанны үстерү институты директоры Алексей Горбунов һәм башкалар катнашты.