10 ел эчендә Казанда яктырткычлар саны
44%-ка арткан. 2026 елгы мәгълүматлар буенча, шәһәрнең тышкы яктырту системасы
180 меңнән артык яктырткычтан, 113 мең 310 ут баганасыннан, 4,1 чакрым
озынлыктагы челтәрдән тора. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә «Казэнерго»
җәмгыятенең генераль директоры Фәнис Нурмөхәммәтов җиткерде.
«Без Казан утлары тагы да яктырак яна, дип горурланып әйтә алабыз. Һәм
казанлылар да, башкалабызга берничә тапкыр килгән кунаклар да әлеге
үзгәрешләрне күрә. Әмма бу әлегә тынычландыра торган сәбәп түгел – монда
башкарыласы эшләр шактый әле. Тышта яна торган утлар алар һәрвакыт безнең
халыкның уңайлылыгын, иминлеген тәэмин итә торган күренешләрнең берсе булды һәм
булачак та. Шунысы мөһим, алар үзәк урамнар, кунаклар йөри торган юллар белән
генә чикләнми. Яктылык белән бәйле яңалыклар бистәләргә, паркларга, скверларга,
шәһәр урамнарына, ишегалларына үтеп керде. Без, һичшиксез, бу эшне дәвам
итәчәкбез», – диде Казан мэры.
Яктырту эшчәнлеген камилләштерү чаралары җәмәгать киңлекләрен, урам-юл
челтәрен төзекләндерү һәм ишегалды мәйданчыкларын яңарту программалары
ярдәмендә алып барыла. Биш ел эчендә Татарстан башкаласында өстәмә рәвештә 84
мең яктырткыч куелган, моңа архитектура бизәлеше белән бәйле утлар да керә.
Якты диодлы заманча яктырткычларны урнаштыру, җир астында электр чыбыклары
сузу һәм яңа ут баганалары утырту чаралары шулай ук «Безнең ишегалды»
программасы буенча да башкарыла. Соңгы өч елда Казан ишегалларында 12 077
яктырткыч, 8 мең 252 ут баганасы куелган, 160 чакрым озынлыкта электр чыбыклары
сузылган. Әлеге эшләр ишегалды киңлекләрендә якты мәйданнар санын арттыруга һәм
куркынычсызрак шәһәр мохите булдыруга юнәлдерелгән.
«Безнең ишегалды» программасы моңа кадәр инде капиталь төзекләндерү эшләре
башкарылган урыннарда шәһәребезне тагы да яктырак итте», – дип ассызыклады
шәһәр башлыгы.
«Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» программасы ярдәмендә «Тәбриз» скверына,
Серов урамындагы паркка, Горький исемендәге паркның күзәтү мәйданчыгына,
Бутлеров һәйкәле янындагы скверга 56 ут баганасы куелган һәм 2 чакрым
озынлыктагы электр чыбыклары сузылган.
«Әлеге чаралар ишегалларын яктырту, аларда куркынычсызлыкны арттыру
белән бергә, эстетик яктан үзенә җәлеп итә торган шәһәр инфраструктурасын
булдыруга да ярдәм итә», – дип билгеләп үтте «Казэнерго» җәмгыяте генераль
директоры Фәнис Нурмөхәммәтов.
Шул ук вакытта урам-юл челтәре дә яңартыла. Быел шәһәр юллары 2,5 мең
яңа яктырткыч белән баетылган. Яктылык чыганаклары Адмирал, Вокзал, Обнорский
урамнарына беренче тапкыр куелган. Киров районының Горький шоссесында төзелә
торган дублер юл участогына тагын 144 ут баганасы һәм якынча 250 яктырткыч
урнаштырылырга тиеш.
Архитектура ягыннан зәвыклы итеп яктырту системаларына аерым игътибар
бирелә. Хәзерге вакытта Казанның 288 бинасына һәм объектына архитектура яктырткычлары
урнаштырылган. «Казэнерго» эшчеләре социаль учреждениеләрдә, тарихи биналарда
һәм мәдәни мирас объектларында эшләрен дәвам итә. Алар арасында Подлужная
урамындагы Укытучылар йортын, «Ярдәм» инклюзия үзәген, «Зилант» скверын һәм
Никола Тульский чиркәвен атап үтәргә була.
Архитектура ягыннан зәвыклы итеп яктырту системалары Казан төзүчеләре
тарафыннан сафка бастырыла торган коммерцияле күчемсез милек объектларына да
урнаштырыла. Эшләрнең барысы да бердәм шәһәр үсеше планы нигезендә алып барыла.
«Тарихи шәһәребез, бигрәк тә тарихи үзәк белән дан казанган башкала бит
без. Шуңа күрә аның архитектура ягыннан зәвыклы итеп яктыртылуы аеруча
әһәмиятле. Һәм бездә алты ай «караңгы» булуын да онытмаска кирәк. Шунлыктан
Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе, баш архитектор хезмәте әлеге мәсьәләгә
зур игътибар бирә. Күп нәрсә безнең тышкы яктан ничек күренүебезгә, төнлә яңа
һәм тарихи биналарыбызның ничек яктыртылуына бәйле. Шуңа күрә мин моңа аерым
игътибар итүегезне сорыйм», – дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.
Шул ук вакытта шәһәр инфраструктурасындагы объектлар яңартуга мохтаҗ булып
кала. Аерым алганда, тимер-бетоннан эшләнгән 547 ут баганасы норматив срогыннан
ике тапкырга диярлек озаграк вакыт аралыгында файдаланылган. Аларга
«Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесенең контакт челтәрләре
урнаштырылганга, аларның җимерелү куркынычы да бар.
«Меңьеллык шәһәребездә үз бурычын үтәгән ут баганалары мәсьәләсе актуаль
булып кала. Дистәләгән мең багана – ул безнең, һәм безнеке генә булмаган
четерекле сорау. Без моны хәл итү юлларын эзлибез, төрле программаларда
катнашабыз һәм ел саен яңарту эшләре бара», – диде шәһәр башлыгы.
«Казэнерго» акционерлык җәмгыяте Казан шәһәренең тышкы яктырту һәм
архитектура ягыннан зәвыклы итеп яктырту челтәрләрен карап тоту буенча
башкаручы оешма булып санала. Килешү йөкләмәләре буенча әлеге акционерлык
җәмгыяте: 180 меңнән артык яктылык ноктасына, 113 310 ут баганасына, гомуми
озынлыгы 4 100 чакрым булган тышкы яктырту челтәрләренә, технологик җиһазларны
автоматлаштыру, контрольдә тоту һәм саклау өчен билгеләнгән махсус 1 140
электротехник җайланмага (идарә шкафына) хезмәт күрсәтә.