Казан мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбе утырышында «Казан» командасының
яшь футболчыларын (2009 елда туган яшүсмерләрне) Яшүсмерләр футбол лигасында
җиңүләре һәм Россия чемпионы исеменә лаек булулары белән котлады.
Санкт-Петербургта узган финал матчында казанлылар «Кировец-Восхождение»
командасы белән очрашып, өстәмә бирелгән вакыт аралыгында җиңүгә ирешкән.
«Чемпионнарыбызны, яшь футболчыларыбызны чын күңелемнән зур җиңүләре белән
котлыйм. Киеренке көрәштә Вахитов районының спорт мәктәбе, «Хезмәт резервлары»
физик тәрбия-спорт берләшмәсе укучылары аерылып торды. Без егетләребез һәм алар
ирешкән югары нәтиҗәләр белән горурланабыз. Ата-аналарга рәхмәт сүзләре
җиткерәбез: баланы гомуми белем бирү мәктәбенә йөртү белән бергә, күнекмәләргә
алып бару, ярдәм итү, алар өчен борчылып тору – бу, чын мәгънәсендә, күзгә
күренми торган зур хезмәт. Безнең һәрберебез моны яхшы хәтерли һәм үз
балаларыбыз өчен җан аткан саен әлеге хисләрне яңача кичерәбез. Безнең өчен,
залда утыручы җитәкчеләр өчен барлык балалар да – алар үзебезнекеләр. Шуңа күрә
нинди генә ярыш булмасын, алар өчен борчылып торабыз, дулкынланабыз. Балаларның
спорт белән шөгыльләнүе бик мөһим, шуңа күрә без аларга шартлар тудырабыз», –
дип билгеләп үтте. Шәһәр башлыгы Казан спортчыларының казанышлары турындагы
яңалыкларны даими бастырып торулары өчен массакүләм мәгълүмат чаралары
вәкилләренә дә рәхмәт белдерде.
Сезон барышында «Казан» командасы, «Идел буе»ның биш командасын һәм «Үзәк
– Төньяк-Көнбатыш» дивизионының сигез командасын уңышлы җиңеп, 21 матч үткәрде,
дип хәбәр итте Физик тәрбия һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов.
Казан спортчыларын ярышларга тренер Рөстәм Канипов һәм аның командасы
әзерләгән. Футболчылар Вахитов районының спорт мәктәбе, «Хезмәт резервлары»
физик тәрбия-спорт берләшмәсе данын яклап чыгыш ясый.
«Мондый казанышлар Казан спортының җиңүләр белән бергә, әнә шуңа омтылган
кешеләре белән дә көчле булуын күрсәтә. Спортның көче беренче адымнарын ясаучы
балаларда, ярышларга чыгучы һәвәскәрләрдә, үз тәҗрибәләрен яшь буынга тапшыручы
остазларда, шәһәрне Россия дәрәҗәсендә лаеклы танытучы командаларда», – дип
сүзен йомгаклады Линар Гарипов.