Казанда Магистраль урамында «Яңа Порт» биләмәсен электр белән тәэмин итү өчен энергетика подстанциясе төзелә. Әлеге 80 МВА егәрлекле энергетика төене микрорайонны алга таба үстерүгә мөмкинлек бирәчәк – агымдагы вакытта тоташтырылган электр челтәрләренең егәрлекләре киләчәктә төзеләчәк биналар өчен җитәрлек түгел. Яңа объектның төзелеш барышы белән Казан мэры Илсур Метшин танышты.
«Идел ярында башкалабыздагы иң зур торак төзелеше проектларының берсе «Яңа Порт» биләмәсен төзү дәвам итә. Һәр күләмле проект кебек үк, ул да инфраструктура әзерләүдән башлана. Биредә электр белән тәэмин итү торышы бик катлаулы иде, һәм киләчәктәге торак районының энергетика нигезе булачак яңа подстанция төзү карары кабул ителде. Бу – иң заманча подстанция, һәм аның тулысынча илебездә җитештерелгән җиһазлары белән корылуы сөендерә. Якын арада ул безгә «Яңа Порт» территориясендә яңа объектларны файдалануга кертә башларга мөмкинлек бирәчәк», – дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур Метшин.
Элеккеге сәнәгать зонасы урынында «Яңа Порт» биләмәсен яңартып төзү 2022 елның көзеннән бирле башкарыла. Төзелеш эшләрен башлап җибәрү Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин һәм Казан мэры Илсур Метшин тарафыннан хупланды.
Бу участокларда торак, социаль объектлар салу һәм иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү өчен ташланган һәм буш торган биналарны сүтү ниятләнә. Илдә иң озын булачак 12 чакрымлык яр буен төзекләндерү башланды. Барлыгы 1 650 мең квадрат метр торак һәм 1 300 мең квадрат метр коммерция күчемсез мөлкәтен төзү күздә тотыла. Биләмәнең 25 проценттан ким булмаган өлеше төзекләндерүгә һәм яшелләндерүгә биреләчәк. Проектны тормышка ашыру нәтиҗәләре буенча яңа районда 42 мең кеше яшәячәк.
Хәзерге вакытта әлеге проектның беренче этабы гамәлгә ашырыла. Ул 10 мең кешегә исәпләнгән 404 мең квадрат метр торак, сигез балалар бакчасы һәм мәктәп салуны күздә тота. Бүген биш торак комплексында 20 йорт төзелеше алып барыла.
Бу планнарны тормышка ашыру өчен агымдагы электр челтәрләренең егәрлеге җитәрлек түгел: кытлык 32 МВттан артып китте, ә иске челтәрләр яңа торак һәм социаль объектлар өчен ышанычлылыкның II категориясе таләпләренә җавап бирми.