Дәрвишләр бистәсендә туплы хоккей буенча «Ак Барс-Ракета» профессиональ клубының «Ракета» стадионын капиталь төзекләндерүнең дүртенче этабы тәмамланды. Спортчылар өчен кием алыштыру бүлмәләре киңәйтелде, табиб кабинеты җиһазландырылды, шулай ук уңайлы ял итү һәм уен тактикасын анализлау зоналары барлыкка килде. Эшләрнең барышын Казан мэры Илсур Метшин бәяләде. Стадион буйлап экскурсияне «Ак Барс-Ракета» хоккей командасы сакчысы Игорь Батманов үткәрде.
«Дәрвишләр бистәсендәге данлыклы «Ракета» стадионын төзекләндерү дәвам итә. Бу гади стадион гына түгел – бу тулы бер тарих. Йөзләрчә егет-кызлар биредә һөнәри спортчы дәрәҗәсенә кадәр үсә, меңнәрчә җан атучы гаиләләр үз командаларына рухи көч бирергә һәм дәртләндерергә даими рәвештә монда килә. Тулаем алганда, зур эш башкарылды, һәм әле тагын күп нәрсә эшлисе бар. Ләкин иң мөһиме – без балаларны, яшүсмерләрне, яшьләр командасын күрәбез. Нәтиҗәдә, «Ракета» яши, тарихи Россия спорт төренә – боздагы туплы хоккейга булган мәхәббәт яши, Дәрвишләрнең гореф-гадәтләре яши. Ә без аларны һәрвакыт хуплаячакбыз», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
Стадионны капиталь яңарту 2022 елдан бирле алып барыла. Бу вакыт эчендә анда суыткыч станцияләре һәм яктырту терәкләре алыштырылган, футбол кыры һәм йөгереш юллары тәртипкә китерелгән, трибуналарга гидроизоляция үткәрелгән, түбәне, инженерлык системаларын, фасадны һәм аерым җылылык пунктын ремонтлау эшләре башкарылган.
Төзекләндерүнең дүртенче этабы быелның мартында башланды һәм ул спорт сарае эчендәге эшләрне үз эченә алды. Биналарда инженерлык системалары (һава җилләтү, сигнализация, электр белән тәэмин итү челтәрләре) тулысынча алыштырылды, трибуна астындагы киңлекләр җылытылды һәм тузмый торган материаллар кулланып, бүлмәләрне бизәү эшләре тәмамланды.
«Ак Барс-Ракета» командасы өчен барлык уңайлыклары булган аерым бер биләмә ясалды. Бүлмәләр комплексына кием алыштыру һәм кием киптерү бүлмәләре, велосипедлы тренажерлар һәм атлетика штангалары булган җылыну күнегүләре ясау залы, табиб кабинеты, сауна һәм массаж бүлмәсе, шулай ук йомшак җиһазлар һәм зур экран белән җиһазландырылган уен тактикасын анализлау өчен махсус бүлмә керде. Димщк, остаз команда белән бергә һәр күнегүне һәм уенны җентекләп анализлый алачак. «Ракета» спорт оешмалары федерациясе директоры Егор Трофимов сүзләренчә, мондый ысул спортчылар өчен бик мөһим: «Олы спорт җитди әзерләнү йөкләнешләрен генә түгел, ә сыйфатлы ялны да таләп итә».
«Уеннарга әзерләнгәндә безнең өчен һәр вак-төяк мөһим. Стадионны тулысынча яңартканнан соң барлык игътибарны югары нәтиҗәләргә ирешүгә генә юнәлтәчәкбез», – диде «Ак Барс-Ракета» сакчысы Игорь Батманов.
Яңартылган коридорны зәңгәр-ак төсләр төсмерендә бизәделәр. Биредә бүлмәләргә таба заманча юл күрсәткечләре, көтү зонасы һәм команданың тарихы белән казанышлары тәкъдим ителгән «Дан дивары» ясалды. Коридорлар һәм матбугат үзәге бертөрле күренештә эшләнгән. Төзекләндерү барышында какшамас һәм тузмый торган материаллар кулланылды – бу спортчылар һәм тамашачылар өчен уңайлыкны озак еллар сакларга мөмкинлек бирәчәк.
Бүгенге көндә дә стадион Дәрвишләр бистәсендә яшәүчеләр өчен төп җәлеп итүче үзәк булып кала. Монда көн саен 130га якын кеше шөгыльләнә, ягъни якынча 100 баланы һәм «Ак Барс-Ракета» клубының 25–30 спортчысын бергә җыя. Туплы хоккейдан тыш, стадионда самбо бүлеге де урнашкан: анда тәрбияләнүчеләр даими рәвештә югары нәтиҗәләр күрсәтә, шул исәптән дөнья беренчелекләрендә җиңә. Аларның берсе – Салоникида (Греция) яшьләр арасында узган самбо буенча дөнья беренчелегендә җиңү яулаган самбочы Виринея Максимова.
Буыннар дәвамлылыгын кадрлар да тәэмин итә: клубның танылган уенчылары Сергей Харитонов белән Андрей Афанасьев хәзер үзләре «Ак Барс-Ракета-2» яшьләр командасын күнектерәләр.
Очрашу барышында спортчылар Казан мэрына истәлекле бүләк – клубның исемле футболкасын тапшырдылар.
Киләсе елга трибуналарның фасадын яңарту ниятләнә. Бу эшләр «Ракета» стадионы 2027 елда билгеләп үтәчәк 80 еллык юбилейга әзерлекнең мөһим бер этабы булачак.
Искәртеп узабыз, «Ракета» стадионы 1947 елда, ә аның трибуналары 1960 елларның азагында төзелгән. XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада алдыннан спорт объектында кырның торбалары, футбол капламы алыштырылган, трибуна биналары, бинаның фасады яңартылган, яңа тәрәзә блоклары куелган.
Быел Казанда берьюлы берничә спорт учреждениесе пәйда булды. Голубятников урамында Кикбоксинг үзәге, Мәскәү районындагы «Тасма» олимпия резервы мәктәбе территориясендә Җәядән ату үзәге ачылды. Татарстан Республикасының Фигуралы шуу үзәге һәм Футболны үстерү үзәге үз эшен башлап җибәрде. «Салават Күпере» микрорайонында «Физра» спорт үзәге төзелә, анда балалар футбол, волейбол, баскетбол, бокс һәм кикбоксинг белән шөгыльләнә алачак.