Март-апрель айларында балалар бакчаларына "электрон чират" базасы эшли башларга тиеш
(KZN.RU, 7-нче март). Казан шәһәрендәге балалар бакчаларына “электрон чират” ике ай дәвамында эшли башларга тиеш дигән бурыч куйды Илсур Метшин “эшлекле дүшәмбе”дә.
Исегезгә төшерәбез, 1 марттан Казан халкы балалар бакчаларына “электрон чират” дигән яңа муниципаль хезмәттән файдалана ала. Өйдән чыкмыйча, баланы балалар бакчасына чиратка бастыру һәм чиратны күзәтү өчен uslugi.tatar.ruсайтына үтеп була.
Моннан тыш, 5 марттан Казанда балаларны мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә урнаштыру буенча гаризалар кабул итү, чиратка бастыру һәм теркәү мәсьәләләренә бәйле “кайнар линия” эшли башлады. Шәһәр Идарәсендә 8.00-20.00 сәгатьләрдә шалтыратулар кабул итеп, “кайнар линия” режимында эшләгән call-үзәк оештырылды. 292-36-69 телефон номеры буенча якшәмбедән кала һәр көн шалтыратырга мөмкин.
“Безнең алдыбызда ата-аналарга аларны кызыксындырган нюансларны аңлату кебек мәсьәлә тора. Шуның өчен без call-үзәкне булдырдык. Шулай ук март-апрель айларында “электрон чират” базасын эшләтеп җибәрергә кирәк. Чиратның күчешен ата-аналар үзләре күзәтеп бара алсын”, - диде Илсур Метшин.