(KZN.RU, 11-нчемарт). Бүген “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында Казанның иң сәләтле һәм энергияле балалары җыелды. Казанның “Созвездие-Йолдызлык 2011” эстрада сәнгате яшьләр фестиваленең гала-концертында аншлаг: һәм сәхнәдә, һәм залда. Катнашучыларның күзләре яна, алар янында балалары һәм укучылары өчен горур булган ата-аналары һәм педагоглары. Бәйрәмдә Казан Мэры Илсур Метшин һәм ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рәфис Борһанов катнашты.
Шуны да билгеләргә кирәк, быелгы фестиваль хәрәкәтендә 3 меңнән артык кеше (5 яшьтән алып 21 яшькә кадәр булган балалар һәм яшьләр) катнашты. Бәйге турларында Казанның 170 вокалисты, 55 вокал һәм 60 хореография коллективы осталыкларын күрсәтә алды. Казанның “Созвездие-Йолдызлык 2011” эстрада сәнгате яшьләр фестивале нәтиҗәләр буенча 77 призлы урын хакында карар кылынды. 600-дән артык кеше бүген фестивальнең гала-концертында бүләкләнде.
“Йолдызлык” шәһәр конкурсында катнашучыларның саны арту сөендерә, - диде шәһәр башлыгы. – Универсиада алдыннан бу аеруча мөһим, чөнки безгә бөтен дөньядан кунаклар кабул итәсе бар, дөньяны спорт чаралары белән генә түгел, эчтәлекле мәдәни программа белән дә шаккатырасы килә” - дип ассызыклады И.Метшин.
“Йолдызлык”тагы бүгенге җиңү – Универсиаданың мәдәни чараларынада катнашу залогы. Махсус комиссия 2013 елгы Уеннарның мәдәни чараларына “юниэлита”га керәчәк катнашучыларны сайлый, дип аңлатты И.Метшин.
Фестиваль конкурсантлары “Вокал-соло”, “Вокальансамбльләре”, “Хореография” һәм “Конферанс” номинацияләрендә бәяләнде. Иң яхшы вокаль ансамбль булып кечкенәләр төркеме категориясендә “Барби һәм коктейль” (Идел буе районының Мәктәптән тыш эшләр үзәге) һәм “Алиби” (Вахитов районының Балалар сәнгать мәктәбе); урта төркемдә “Очарование” (“Подросток” МУП) һәм “О’блик” дуэты (14-нче номерлы Балалар музыка мәктәбе); зурлар төркемендә “Jolly guys” (Казан музыка колледжы) һәм “Flash” (“Заречье” балаларга өстәмә белем бирү үзәге) танылды.
"Конферанс” номинациясендә беренче урыннарны кечкенәләр төркеменнән Анастасия Кислова (“Подросток” МУП), урта төркем вәкилләреннән Заринә Бикмуллина (10-нчы номерлы Балалар музыка мәктәбе) һәм зурлар төркеменнән Денис Гусев (КДЭУ) яулады.
“Вокал-соло” номинациясендә кечкенәләр төркеменең беренчесендә (5-7 яшь) Кристина Михайлова, (Идел буе районының Мәктәптән тыш эшләр үзәге), кечкенәләрнең икенче төркемендә (8-11 яшь) Даниил Зарипов (Тимерюлчылар мәдәният сарае) җиңү яулады.
Урта яшьтәгеләр төркемендә кызлар арасында 20-нче номерлы һәм 4-нче номерлы Балалар музыка мәктәбе укучылары Адилә Фарушкина һәм Камилә Измайлова, егетләр арасында Дмитрий Кунаков (Казан Суворов хәрби училищесы) һәм Игнат Изотов (13-нче номерлы Балалар музыка мәктәбе) иң яхшылардан булды.
Зурлар төркемендә (16-21 яшь) беренче урыннарны Заринә Вилданова (24-нче номерлы Балалар музыка мәктәбе), Гөлназ Батталова (Казан мәдәният һәм сәнгать дәүләт университеты) һәм Марина Кокина (Мәскәү районынынң Мәктәптән тыш эшләр үзәге) бүлеште.
“Хореография” номинациясендә иң яхшылар булып кечкенәләр төркеменнән “Шарм” (Мәскәү районының Мәктәптән тыш эшләр үзәге) һәм “Дорога из города” бию театры студиясеннән “Остров сокровищ” төркеме (А.Гайдар исемендәге Казан яшьләр үзәге) табылды. Шул ук студия урта яшьтәгеләр төркемендә дә төп трофейны яулады. “U-13”бию коллективы (ТИСБИ)зурлар төркемендә беренче уырн яулады.
Мэр сүзләренә караганада, әлеге фестивальдә җиңелүчеләр юк. “Сәхнәгә чыккан яшьләр тамашачыдан курыкмый, бу яшьләрнең бөтенләй башка төре, алар ирекле һәм сәләтле булып үсәләр. Конкурста дуслык җиңсен, чөнки шуның кадәр күп яшь сәләтләр әлеге фестиваль аркасында туып тора”, - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.
Казанның “Созвездие-Йолдызлык 2011” эстрада сәнгате яшьләр фестивале лауреатлары “Созвездие-Йолдызлык” ачык республика эстрада сәнгате телевизион фестивалендә катнашачак. Быел конкурс финалы Кремльнең съездлар сараенда уза.
Казан фестиваленең оештыручылары – Казан Мэриясе, Казанның Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, Казан районнары администрацияләре.