проект ел башында Мәскәүнең Сколково идарә мәктәбе һәм Казан Мэриясе арасында стратегик консалтинг сферасында коммерцияле булмаган хезмәттәшлек хакындагы килешү кысаларында башкарылды
(KZN.RU, 11-нче март). Бүген Мәскәүнең Сколково идарә мәктәбе студентлары шәһәр Мэрына Татарстан башкаласында туристлык өлкәсен үстерү проектын тәкъдим итте. Ул ел башында Мәскәүнең Сколково идарә мәктәбе һәм Казан Мэриясе арасында стратегик консалтинг сферасында коммерцияле булмаган хезмәттәшлек хакындагы килешү кысаларында башкарылды.
Сколково студентларының Гуманитар технологияләр агентлыгы (ГТА) коммуникацион төркеменең директорлар советы рәисе Вячеслав Лащевскиий кул астында эшләгән интернациональ команда проектны ике ай дәвамында башкарды.
Әлеге вакыт эчендә эшче төркем әгъзалары дөньякүләм иң яхшы тәҗрибәләргә анализ ясап, туристик агымга анализ һәм сегментлаштыру үткәргән һәм шәһәрне коммуникацион яктан алга җибәрү, туристик кластерларын үстерү буенча тәкъдимнәр әзерләгән.
Студентларның тәкъдимнәре арасында – хостел-сервисны үстерү (сүз зур булмаган кечкенә бюджетлы кунакханәләр турында). Бүген Казанда бары 2 хостел бар, эшче төркем фикеренчә, бу бик аз. Бу фикер белән Илсур Метшин да килеште. “Бу юнәлештә ярдәм итү кирәк”, - диде ул.
Казан имиджы турында үзләре үткәргән сораштырулар, шулай ук медиакиңлектә аның барлыгына анализ үткәреп, проектны башкаручылар шәһәрне социаль челтәрдә, “Facebook” яисә “Twitter” кебек сервисларда актив рәвештә реклама үткәрүне тәкъдим итте. Тагын бер тәкъдим: iPAD өчен Казан турында кушымта булдырырга, мондый сервис Россия шәһәрләренең берсендә дә әлегә юк. Моннан тыш студентлар Россия буенча иң зур IT-конференция үткәрергә һәм шәһәр кунаклары өчен махсус пластик карталары чыгарырга тәкъдим итте.
Проект лидеры Георгий Белоцерковский сүзләренә караганда, “Казанга өстәмә туристларны җәлеп итү буенча команда артык кыйммәтле булмаган һәм конкрет юллар” эзләде. “Күбесен финанс чыгымнарсыз, шәһәрдә булган ресурсларны файдаланып, башкарып чыгарга мөмкин. Шуңа күрә безгә бу проект өстендә эшләү кызык”, - диде ул.
Фикер алышу барышына нәтиҗә ясап, Казан Мэры Илсур Метшин түбәндәгене әйтте: “Казанны туристик яктан үстерү эше буенча без беренче генә ел эшләмибез. Бүген дөньяның төрле илләреннән булган яшьләрнең яңа карашы белән танышу безнең өчен мөһим. Бүгенге ишеткәннәрдән чыгып, шуны әйтә алам: егетләр-кызлар чын күңеленнән эшләгән. Креатив фикерләрнең берничәсе Казанның туристик брендын үстерү программасына керер дип уйлыйм”.