(KZN.RU, 13-нче март). Татарстан башкаласында “Бәләкәч” (“Малыш”) Президент программасы буенча төзелгән балалар бакчалары мөдирләренә конкурс игълан ителәчәк. Бу хакта бүген шәһәрнең төзелеш мәйданнарында эш белән йөрү барышында Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, ТР президенты тарафыннан кабул ителгән “Бәләкәч” программасы буенча ел ахырына Казанда 23 яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе барлыкка килергә тиеш. 16-сы - өр-яңа объект, 5 балалар бакчасы яңартып төзелә. Моннан тыш, берничә ел элек төзелешләре башланган 2 балалар бакчасының эшен тәмамлыйлар. Балаларның мәктәпкәчә учреждениеләрен төзү буенча эшнең иң күбесе шәһәрнең Совет районына туры килә. Биредә эш 10 төзелеш мәйданында алып барыла.
Бүген якшәмбе булуга карамастан, эш шәһәрнең барлык мәйданнарында алып барыла. Казан Мэры Илсур Метшин белдергәнчә, “өч сменада, ялсыз эшләгәндә генә шуның кадәр зур эш күләмен башкарып чыгырга була”.
Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Илгиз Латыйпов эш киңәшмәсе барышында хәбәр иткәнчә, төзелә торган барлык объектларны төзүгә рөхсәт алынган. Төзелеш урыннары билгеле.
Шулай итеп, ел ахырына Парин урамы буенча 16-нчы номерлы йорт ишегалдында 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы барлыкка килергә тиеш. Бу микрорайонда балалар бакчасына чиратта 500 бала исәпләнә. Төзүчеләр якын арада эшкә алынырга әзер. Кайбицкая һәм Глушко урамнары районындагы төзелеш мәйданнарында эшләүче төзүчеләр шәһәр башлыгы алдында яңа балалар бакчалары өчен нигез чокыры казырга әзерлеге хакында хисап тотты. Минская урамында фундаментны күтәрү өчен әзерлек эшләре тәмамлана. 700 фатирга исәпләнгән 5 соципотека йортлары урнашкан микрорайонда 110 урынлы балалар бакчасы барлыкка киләчәк.
Шуны да әйтергә кирәк, быел эксплуатациягә тапшырырга планлаштырылган объектларны тапшыргач, Казан буенча мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә чират 5 мең кешегә кимеячәк. Бүгенге көнне чиратта Казанның 12 мең бала исәпләнә. Күптән түгел әлеге сан 17 мең иде. Балалар бакчасына “электрон чират” кертү әлеге санны киметүдә шактый ярдәм итте. Аны гамәлгә кертеп җибәрү белән чират “үтә күренмәле”гә әйләнде.
Яңа балалар бакчасын эксплуатациягә тапшырганчы ук, шәһәр Мэриясендә әлеге учреждениеләрнең мөдирләренә конкурс игълан итү турында карар кылынды. “Бирегә сәләтле, әзерлекле, креатив, үзләре янында лаеклы команда җыя алырлык кешеләр килергә тиеш. Алар өчен барлык шартлар тудырырбыз, - диде Илсур Метшин. - Ә яңа җитәкчеләр, үз чиратында, бу балалар бакчалары яхшырсын өчен барысын да эшләргә тиеш”.