(KZN.RU, 13-нче март). Апрель аенда Казанда ТР Президентының “Бәләкәч-Малыш” программасы буенча төзелә торган балалар бакчасына мөдирләр вазыйфасына конкурс игълан ителә. Конкурс шартлары белән KZN.RU порталында танышырга мөмкин булачак. Бүгенге аппарат киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин конкурс шартларын башкару һәм аны үткәрү бурычын куйды.
Башкаланың социаль инфраструктурасына моңарчы күрелмәгән өлеш быел ук кертеләчәк: Казанда 23 яңа балалар бакчасы барлыкка киләчәк, гамәлдә булган балалар бакчаларында 49 өстәмә төркем ачыла.
18 яңа балалар бакчасы төзү һәм 5-сен яңадан төзү кебек төп бурычтан тыш, яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә лаеклы коллектив җыю кебек мөһим булган бурыч тора.
Илсур Метшин билгеләп узганча, яңа балалар бакчаларына мөдирләрне шалтырату яисә танышлар аша түгел, ә конкурс буенча сайларга кирәк. Бу өлкәдә эш апрельаенда башлана. “Безгә сәләтле, яшь һәм тәҗрибәле җитәкчеләр кирәк, - диде шәһәр башлыгы.-Шуңа күрә балалар бакчалары төзелеше белән параллель рәвештә яңа учреждениеләргә кадрлар сайлау буенча да эш алып барылачак”.
Исәпләргә караганда, яңа балалар бакчаларына 1000 хезмәткәр кирәк була.
“Микрорайондагы балалар бакчасы – яктылык һәм матурлыкның башы”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы, әлеге эшнең балалар бакчасының төзелешенә генә кайтып калмыйча, ата-аналар өчен зур һәм зарыгып көтеп алынган бәйрәмгә әверелер дигән өмет белдерде.