(KZN.RU, 14-нче март). Казанда күпләп балалар бакчасы төзү моңа кадәр күрелмәгән күренеш. Бу хакта бүген “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә башкала Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, “Россия Федерациясендә Мәскәүдән кала мондый охшашы булмаган адымнарга барган регион җитәкчесе юк әле”. Исегезгә төшерәбез, Президентның “Бәләкәч” республика программасы кысаларында быел Казанда 18 яңа балалар бакчасы төзү, 5-сен яңартып төзү планлаштырыла. Нәтиҗә буларак, 3240 урынга исәпләнгән 23 яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе куллануга тапшырылачак.
Моннан тыш, Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Илгиз Латыйпов хәбәр иткәнчә, 49 балалар бакчасында 1260 урынлык өстәмә төркемнәр ачу планлаштырыла.
Азинода – 10, Яңа Савин районында – 6, Идел буе һәм Авиатөзелеш районнарында берәр балалар бакчасы барлыкка киләчәк.
Илсур Метшин билгеләгәнчә, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә урыннар белән тәэмин итү халык өчен “иң катлаулы” мәсьәләләрдән кала.
“Безнең регион җитәкчесе балалар бакчасы төзелешенә финанс мөмкинлекләре тапкан. Бу зур эш”, - дип дәвам итте Казан Мэры. – Без моңа яхшы сыйфатлы төзелеш, барлык балалар бакчаларын вакытында куллануга тапшырып, балаларны яраткан, профессионаллар командасы әзерләп, җавап бирергә тиеш.
“Балалар бакчалары, гадәттә, 2-3 ел төзелә. Безнең бурыч – 1 декабрьгә кадәр куллануга 23 балалар бакчасы тапшыру”, - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.