(KZN.RU, 14-нче март). Шәһәрдә торак милекчеләре иптәшлеге һәм идарәче компанияләрнең нинди санда булуы якын арада хәл ителәчәк, дип хәбәр итте бүген Казан Мэры Илсур Метшин.
Эре торак милекчеләре иптәшлегенең кечкенәләргә бүленүе турындагы мәсьәлә шәһәр башлыгы тарафыннан узган атнада күтәрелде. Моңа чистартылмаган түбәләрдән кар төшеп, 4 хатын-кыз һәм 6 айлык баланың зарар күрүе сәбәп булды.
Казан администрациясендә торак милекчеләре иптәшлегенең (ТМИ) карамагында күп йортлар булганнары үз бурычларын үти алмый. Кечкенәрәк ТМИләрнең эше югарырак дәрәҗәдә оештырылачак, дип саныйлар шәһәр Мэриясендә. Моннан тыш, халыкка әлеге эшне тикшереп тору җиңелрәк була.
Шәһәрлеләр әлеге мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә тагын да активрак катнаша башлады, проблемалы зоналарны билгели, күп эшләрнең үтәлешен тикшереп тора. Бу хакта шәһәр мэриясенең порталында (www.kzn.ru) урнаштырылып барган торак компанияләр антирейтингы хәбәр итә. Алар буенча казанлылар теге яисә бу Идарәче компания хакында фикер йөртә ала. “Антирейтинг – чын-чынлап халык авазы”, - ди Илсур Метшин.
Шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалыгы сферасындагы проблемалары белән халык Казан Мэрына мөрәҗәгать итә. “Шәһәрнең төзелеш мәйданнарында даими йөреп, халык белән дә аралышабыз”, - ди И.Метшин. – Кичә балалар бакчаларының төзелеш мәйданнарында булып кайттык. Бер ишегалдына кердек генә, кешеләр сораулар белән әйләндереп алды. Идарәче компанияләренең эшләмәве, хезмәткәрләренең телефон шалтыратуларына җавап бирмәүләре – барысы турында да сөйләделәр”.
“Узган елны үткәрелгән капиталь ремонт шуны күрсәтте: халык актив, оешкан була ала, үз теләкләрен ачык белдереп, аның үтәлешен тикшереп тора ала”, - дип дәвам итте шәһәр башлыгы. – Безнең бурыч – халыкның бу өлкәдәге теләкләрен үтәргә. Казанлылар үз тораклары белән идарә итү ысулын үзләре сайларга тиеш”.
Казан Мэры фикеренчә, ТКХ шәһәрнең иң авыр өлкәләреннән кала. “Социалькиеренкелек торак фондта башлана һәм шунда ук тәмамлана. Шуңа нисбәтле, безнең игътибарыбыз моңа юнәлә”, - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.