Казанның яңа балалар бакчаларына исемнәрне ата-аналар сайлый
(KZN.RU, 14-нче март).“Бәләкәч-Малыш” республика программасы буенча төзелә торган балалар бакчаларына исемнәрне ата-аналар үзләре уйлап табачак. Бу хакта бүгенге “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
“Балалар бакчаларына исемнәрне әлеге микрорайоннарда яшәүчеләр уйлап чыгарга тиеш”, - диде И.Метшин. – Барлык тәкъдимнәр кабул ителә”.
Исегезгә төшерәбез, ТР Президенты тарафыннан расланган “Бәләкәч” программасы нигезендә бу ел ахырына Казанда 23 яңа мәктәпкәчә учреждение барлыкка килергә тиеш. Аларның 16-сы – яңа объект, 5-се яңартып төзелә. Моннан тыш, берничә ел элек төзелә башлаган 2 балалар бакчасын куллануга тапшыру планлаштырыла.