(KZN.RU, 15-нче март). Казан Мэры Илсур Метшин бүген эш визиты белән ТР башкаласында булган Чувашия Республикасы делегациясе вәкилләре белән очрашты.
Очрашуда Чабаксар башлыгы Леонид Черкесов, Чувашия Республикасының Шәһәр төзелеше һәм иҗтимагый инфрастуктура үсеше министрының урынбасары Андрей Алешин, Чабаксар администрациясе башлыгының урынбасары Александр Анисимов һәм башкалар катнашты.
Казан администрациясе ягыннан шәһәр Мэрының урынбасары Оскар Прокопьев, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Денис Калинкин, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Руслан Шакиров катнашты.
Леонид Черкесов фикеренчә, Казанның югары темпта үсүенең күрсәткечләре социаль сферада ачык күренә. “Мисалга, Чабаксарда быел 3 балалар бакчасы ачылса, Татарстан башкаласында әлеге күрсәткеч 25-кә тиң”, - диде Леонид Черкесов.
“Казан әкренләп финанс кризистан чыга. Антикризис программасының төп пунктларыннан берсе булып 2013 елгы Универсиадага әзерлек тора. Бүгенге көнне шәһәрдә бер үк вакытта 14 транспорт чишелеше һәм 3 метро станциясе төзелә. Федераль һәм республика ярдәме белән 25 заманча спорт үзәге төзелде”, - диде И.Метшин.
“Казанның спорт өлкәсендәге уңышларына шаһит без – “Ак Барс” һәм “Рубин” матчларына еш киләбез. Сезнең командаларыгыз өчен җан атабыз”, - диде Леонид Черкесов.
“Татарстан Республикасы һәм аның башкаласы Казан шәһәре прогрессив рәвештә үсә. Бүген ике республика арасында килешү имзаланачак. Үз чиратыбызда без Илсур Метшин белән Казан белән Чабаксар арасында шундый ук килешүне имзалау хакында килештек”, - диде Чабаксар шәһәре башлыгы Леонид Черкесов.