Казанда тагын бер балалар бакчасы ачылды
(KZN.RU, 15-нче март). Бүген Казанның Яңа Савин районында 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы ачылды. Тантаналы ачу чарасында Казан Мэры Илсур Метшин, Башкарма комитет бүлекчәләре җитәкчеләре, әлеге районда урнашкан балалар бакчалары мөдирләре катнашты. Аңлашыла ки, бәйрәмнең төп катнашучылары – яңа балалар бакчасының тәрбияләнүчеләре.
“АБВГДейка” дип аталган 99-нчы номерлы балалар бакчасы Четаев урамы буенча 60а йортында урнашкан. Бинаның гомуми мәйданы – 4700 кв.м. Биредә балалар өчен 14 төркем эшләячәк. Бу объектның бәясе 217 млн сум тәшкил иткән.
Балаларның төрле яклы үсеше өчен яңа балалар бакчасында барлык шартлар тудырылган. Балалар бассейнга йөрү, музыка, спорт белән шөгыльләнү, чит телләр өйрәнү мөмкинлекләре тудырылган. Балалар белән диагностлар һәм логопедлар эшләячәк.