Казан Мэриясенең рәсми порталында юллар төзекләндереләчәк урамнар исемлеге урнаштырылачак.
(KZN.RU, 21-нчемарт).Быел Татарстан башкаласында 83 мең кв.м юлларга һәм квартал эчендәге юлларга ремонт үткәреләчәк. Башкарма комитет Җитәкчесенең төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Александр Лобов хәбәр иткәнчә, шәһәр бюджетында әлеге эшкә 49, 7 млн сум каралган.
Төзекләндерергә тиешле урыннарны район администрацияләре белән (алар заказ бирүче дип баралар) ЮХИДИ бүлекләре һәм хезмәт күрсәтү оешмалары ачыклый.
Тендер нәтиҗәләре буенча юлларны ямау эшенә 13 подряд һәм субподряд оешмалары җәлеп ителде. Шуны да әйтергә кирәк, юлларны ямау эшенә алынган подрядчылар эшләнгән эшләренең сыйфаты өчен җавап тотачак. Гарантия вакыты – 1 ел.
“Подрядчыларның эш сыйфаты өчен җаваплы булуы әйбәт. Әмма башлыклар ягыннан тикшереп тору мөһим, - диде Илсур Метшин. – Юл хезмәткәрләре технологияләрне үтәргә тиеш”.
Утырышка рәислек иткән мэр Илсур Метшин чокырдагы суга, кар өстенә асфальт салмаска, башта киптерергә, чистартырга, гомумән, тиешле норматив һәм технологияләрдән тайпылмаска, дип кисәтеп куйды. Беренче көннән үк бу эшләргә тиешле таләп-юнәлеш куярга, юлларда ремонт барышын Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Лобовка үз контролена алырга, даими рәвештә тикшерергә – мэр әнә шундый йөкләмә куйды. “Юллардагы чокырларны ямауга шәһәр бюджетыннан 49,6 млн. сум акча каралган, болар - халык акчасы, шуңа күрә, эш сыйфаты өчен алар таләп итәргә хаклы. Ышанычны сыйфатлы эш белән акларга кирәк”, - дип басым ясап әйтте Казан шәһәре башлыгы И.Метшин. Юлларда ремонт эшләре бару һәм махсус техника эшләү сәбәпле, мэр автотранспорт рулендагыларга юлларда аеруча сак йөрергә киңәш итте.
Казанлылар юлларга ремонт ясалу мәсьәләләре буенча шәһәр торак-коммуналь хуҗалык комитетының “кайнар линия” телефонына мөрәҗәгать итә ала: 292-80-76.
Казан Мэриясенең рәсми порталында юллар төзекләндереләчәк урамнар исемлеге урнаштырылачак.