(KZN.RU, 21-нче март). Киләсе уку елы Казан мәктәп директорлары өчен яңа контракт системасыннан башланып китәчәк. Бу хакта “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Мәктәп директорлары белән хезмәт контрактлары ирекле нигездә төзеләчәк һәм әмма эштән азат итү чарасы түгел, ә кызыксындыру, директор статусын куәтләү коралы булып торачак.
“Әгәр җитәкчене азат итү карары кабул ителә икән, әлеге боерык эчтәлеге җәмәгатьчелеккә билгеле булырга тиеш: ни өчен азат ителгән, башка җитәкчеләр бу хакта белергә тиеш”, - диде шәһәр башлыгы.
“Мәктәпнең каты күңелле җитәкчеләре безгә юлдаш була алмый, бездә андыйлар күп түгел, әмма алар артында меңләгән укучы”, - ди Казан Мэры. Контракт системасы эшкә салкын карау белән көрәшергә ярдәм итәчәк. Контрактта директор һәм шәһәр администрациясенең, шулай ук хуҗалык сорауларына караган (мәктәп яны территориясен төзекләндерү, түбәләрдән кар түгү һ.б.) бурычлары язылачак. “Шунда ук яхшы эш өчен матди стимул бирү дә исәпкә алынырга мөмкин”.
Директорлар өчен контрактларны башкару буенча тәкъдимнәр агымдагы елның 15 апреленә кадәр әзер булачак.
Мәгариф идарәсеннән хәбәр иткәнчә, мәктәп директорын эштән азат итү конкрет очракка бәйле.