"Кыш катлаулы булды, әмма апрель дәвамында без шәһәрне чистартып чыгарырга тиеш. Май бәйрәмнәрендә башкаланың барлык районнары, ишегаллары һәм бистәләре ялтырап торырга тиеш, шуңа күрә җыештыруны бүгеннән үк башларга кирәк", - диде шәһәр башлыгы.
(KZN.RU, 4-нче апрель). Май бәйрәмнәренә Казан чиста һәм матур булырга тиеш. Шәһәр территориясен чистарту буенча язгы җыештыру айлыгын озайтмыйбыз. Башкаланы бер айда тиешле дәрәҗәгә җиткерү эш планы белән бүген Казан Мэры Илсур Метшин аппарат киңәшмәсендә таныштырды.
"Кыш катлаулы булды, әмма апрель дәвамында без шәһәрне чистартып чыгарырга тиеш. Май бәйрәмнәрендә башкаланың барлык районнары, ишегаллары һәм бистәләре ялтырап торырга тиеш, шуңа күрә җыештыруны бүгеннән үк башларга кирәк", - диде шәһәр башлыгы.
Казан Башкарма комитеты Җитәкчесенең төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Александр Лобов аңлатып узганча, шәһәрдә язгы өмәне үткәрү штабы оештырылган, чаралар планы булдырылган.
Өмәдә узган елдагыча шәһәрнең 4,6 мең оешмасыннан һәм предприятиесеннән 210 мең казанлы катнашыр дип көтелә. 4,5 мең махсус техника берәмлеге җәлеп ителә. Гомумшәһәр өмә 23 апрель көненә планлаштырыла.
Төп эшне ТКХ һәм төзекләндерү өлкәсендә эшләгән подрядчылар оешмалары эшләргә тиеш. Барлыгы 66-дан ким булмаган рөхсәтсез чүплек бетерү, 7,7 млн.кв.м ишегалды территорияләрен, 16,8 млн.кв.м юлларны, 733 га яшел утыртмаларны тәртипкә китерү планлаштырыла. Барлыгы 1,3 мең агач һәм куак утыртылыр дип көтелә. Шәһәрнең көнкүреш каты калдыклары полигоны 7 сәгатьтән 21 сәгатькә эшләр дип көтелә. Кирәк булган очракта ул тәүлек буе эшләячәк.