Оешманы Стамбул Мэры җитәкләде.
(KZN.RU, 4-нче апрель). Төркиядә Казанны тәкъдим итү һәм 2013 елда узачак Универсиада турында видеофильм күрсәтү булып узды. Татарстан башкаласын тәкъдим итү Мэрларның 2-нче Азия форумында үтте, шул нисбәттән, Казан шәһәренә, Бөтендөнья студентлары уеннарына кызыксыну уятты. Стамбул Мэры Кадыйр Төпбаш рәсми очрашу барышында Универсиада вакытында Казанга киләчәге турында да хәбәр итте.
31 март-3 апрель көннәрендә Стамбулда узган 2-нче Мэрлар Азия форумында Казан шәһәре Думасы сәркатибе Людмила Андреева җитәкчелегендә Казан делегациясе катнашты. Форумда төбәк регионнар һәм дәүләтләрнең сәяси тормышында җирле хакимиятнең ролен арттыру турында сүз барды.
Людмила Андреева хәбәр иткәнчә, форумда 250-дән артык мэр һәм 35 илнең 60 шәһәреннән муниципалитет вәкилләре, шулай ук 10-нан артык халыкара оешманың җитәкчеләре катнашты. Форум катнашучылары арасында Стамбул, Тәһран, Әнкара, Алеппо, Будапешт, Кабул, Триполи, Тбилиси, Пловдива, Кельн, Бәйрут һәм башка шәһәрләр мэрлары бар иде. Күпсанлы Азия шәһәрләреннән тыш Европа (Германия, Франция, Румыния, Венгрия, Болгария) муниципалитетлары да тәкъдим ителгән иде. Россия исеменнән Казан шәһәре катнашты. Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятнең Евроазия бүлеген Казан, Бишкәк һәм Ош шәһәрләре тәкъдим итте.
Форум кысаларында Казан шәһәре Думасы сәркатибе Стамбул Мэры Кадыйр Төпбаш белән очрашты. Очрашуда ике шәһәрнең киләчәктә хезмәттәшлеге, мәдәни бәйләнешләрне үстерү юнәлешләре, 2011 елда Стамбулда мәдәни мирас буенча Евроазия конференциясе оештыру мәсьәләләре каралды. Шуны да әйтергә кирәк, быел май ахырында – Сабантуй вакытында – Стамбулның үзәк өлешендә Габдулла Тукай паркын ачу церемониясе планлаштырыла.
Форум үткәрү көннәрендә Казан делегациясе Тәһран Мэры Мөхәммәд Багер Галибаф белән очрашты. Ике якны үстерү өлкәсендә кызыксыну хакында фикерләр әйтелде, шәһәр проблемаларын хәл итү буенча тәҗрибә алышу, җәмәгать транспорты эшен оештыру турында сүз булды.
Мэрлар форумы утырышы “Мэрларның Азия форумы” оешмасын булдыру турындагы резолюция кабул итүе белән тәмамланды. Оешманың җитәкчелегенә Казан Мэры Илсур Метшин кертелде. Оешманың рәисе итеп бер тавыштан Стамбул Мэры Кадыйр Төпбаш сайланды, генераль сәркатип вазыйфасына Мөхәммәд Хададиби (Тәһран, Иран) билгеләнде.