Казанда «Беренче курс студентлары көне» фестивале башлана, ул 50 меңнән артык студентны берләштерәчәк. Катнашучылар өчен Татарстан һәм Россия белгечләреннән зур белем бирү программасы планлаштырылган. Алар театр, музыка һәм бию юнәлешләре буенча мастер-класслар үткәрәчәкләр, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбедә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина.
«Безнең студентлар фестивальләре елдан-ел зурагая бара. Иҗади балалар, төркемнәр өчен белем бирү программасын кертү дөрес карар. Бу беренче курс студентларын югары дәрәҗәгә күтәрер. Әлбәттә, мондый вакыйгалар күпсанлы тамашачыларны җәлеп итә. Бу юлы да кеше саны аз булмас, дип ышанам», — диде Казан мэры Илсур Метшин.
Быел Россиядә Гаилә елына, Татарстанда фәнни-техник үсеш елына һәм яшьләрдә патриотизм тәрбияләүгә багышланган иң яхшы иҗади куелышлар өчен махсус номинацияләр кертелде. Барлык юнәлешләр буенча номерларны Татарстан һәм Россиянең танылган сәнгать эшлеклеләре, «Россия Студентлар язы» программасы җиңүчеләре һәм белгечләре бәяләячәк.
Югары уку йортлары студентлары өчен сайлап алу этабы В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында 27—29 ноябрьдә узачак. Җиңүчеләрне һәм призерларны 10 декабрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында гала-концертта игълан итәчәкләр. Сәхнәдә фестивальнең иң яхшы төркемнәре чыгыш ясаячак.
Махсус урта уку йортлары студентлары өчен сайлап алу этабы 19 ноябрьдән 21 ноябрьгә кадәр И.А.Гайдар исемендәге яшьләр үзәгендә. Җиңүчеләрне 3 декабрьдә В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында билгеләячәкләр, анда шулай ук иң яхшы конкурсантлар чыгыш ясаячак.
«Узган ел югары уку йортлары өчен фестиваль 30 еллык юбилеен билгеләп үтте һәм 3 меңнән артык катнашучыны җыйды, бу рекордлы күрсәткеч», – дип искәртте Алия Заһидуллина.