Бүген ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин Ипподром урамындагы «Тылсым» инклюзив үзәгендә булдылар. Биредә сәламәт балалар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар шөгыльләнә ала. Хәзер анда ике яшьтән алып 12 яшькә кадәрге 120 дән артык бала йөри.
Учреждение буйлап экскурсияне «Игелекле Казан» АКбО җитәкчесе Татьяна Мерзлякова үткәрде. Ул кунакларга уку сыйныфларын, остаханәләрне, спорт залын һәм башка бүлмәләрне күрсәтте. Аларның функционалы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ата-аналарының таләп һәм ихтыяҗларын исәпкә алып эшләнгән. Мәсәлән, спорт залында адаптив физкультура, үз-үзеңне саклау һәм сенсор-мотор коррекциясе буенча, остаханәдә – нейроиҗат, рәсем ясау, әвәләү һәм декоратив-гамәли сәнгать буенча дәресләр үткәрелә. Моннан тыш, үзәктә мәктәпкә әзерлек төркеме эшли. Тагын монда үзенчәлекле балаларның ата-аналары өчен индивидуаль консультацияләр оештырылган, ә фойеда инклюзив кафе эшли.
Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин укыту-күнекмәләр фатирының мөмкинлекләре белән таныштылар, анда тьюторлар һәм үз-үзеңне тотышны анализлау белгечләре командасы тугыз яшьтән балаларны көнкүреш күнекмәләренә һәм мөстәкыйль яшәүгә өйрәтә. Моның өчен барлык кирәкле әйберләр дә: көнкүреш приборлары куелган кухня, йокы бүлмәсе һәм башка бүлмәләр бар.
Республика башлыгы махсус ихтыяҗлары булган балалар белән эшләүнең мөһимлеген һәм актуальлеген билгеләп үтте, шулай ук балаларны мөстәкыйль тормышка әзерләү белән шөгыльләнүче кешеләрнең хезмәтенә бәя бирде, дип хәбәр итә ТР рәисе матбугат хезмәте.
Күчмә чарада шулай ук Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашты.