(KZN.RU, 11-нче апрель). Казанда башланып киткән капитальремонт билгеләнгән вакытка – 1 октябрьгә тәмамланырга, башкарылган эшләрнең сыйфаты тел тидермәслек булырга тиеш. “Ваемсыз подрядчылар белән үкенечсез рәвештә аерылашачакбыз”, - менә шундый кискен позициясен белдерде бүгенге “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә Казан Мэры Илсур Метшин.
Быел Казанда 74 мең кеше яшәгән 259 йортка капиталь ремонт үткәрелергә тиеш. Капремонт программасы буенча финанслауның гомуми суммасы 1 миллиард 389 сум (акча бергәләп финанслау шартларында ТКХны реформалаштыруга ярдәм күрсәтү фондыннан бирелә) тәшкил итә. Шулардан 119,5 млн сум – федераль Фондтан, 372, 4 млн – Татарстан бюджетыннан, 290,9 млн – шәһәр бюджетыннан һәм 606,3 млн – торак милекчеләре чараларыннан.
“Капиталь ремонт программасы Казанда дүртенче ел башкарылып килә, - диде Башкарма комитет Җитәкчесенең төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары.- Быел Казанда 1,2 мең йортка ремонт ясала”.
Бүгенге көндә 157 йортта эш алып барыла. Калганнарында 1 майдан соң (җылыту сезоны тәмамлангач, җылы һәм коры һава торышы урнашкач) түбәндәге сезон эшләре башлана: түбәләрне ремонтлау, үзәк җылыту системасы, бойлер төркемнәрен алмаштыру һ.б.
Ремонтны быел комиссия тарафыннан элеккеге хезмәттәшлек тәҗрибәсен исәпкә алып, 40 подрядчылар оешмасы башкара. “Веста ЛТД”, “Грейт-Строй”, “РемЖилСтройК” - өч подрядчылар оешмасы эшкә алынмады, - дип хәбәр итте А.Лобов.
“Безнең подрядчылар вакытында һәм сыйфатлы эшләргә өйрәнделәр, - диде И.Метшин. - Әйдәгез, быел да октябрьне көтмик. Эшне ни рәвешле башлавына, сыйфатка, шул йортларда яшәүчеләрнең шелтәләрен исәпкә алып эшлик. Алдан ук яхшы темпта эшләмәгән подрядчылар белән хушлашырбыз”.
Шуны да исәпкә алырга кирәк, быел капиталь ремонт буенча катгый сроклар билгеләнде: сезон эшләре – 2011 елның 15 августына, эшләрнең тулы комплексы – 1 октябрьгә кадәр тәмамланырга тиеш.