И.Метшин: "Бәләкәч" программасы даими финанслана"
(KZN.RU, 12-нче апрель). Казанның “Бәләкәч” программасы буенча балалар бакчасы төзелеше барган күпчелек төзелеш мәйданнарында расланган эш графиклары саклана. Программа даими рәвештә финанслана. Бу хакта төзелеш объектлары белән танышу барышында Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
“Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов безнең алдыбызда программаның үтәүнең катгый срокларын куйды – барлык балалар бакчалары бу ел ахырына кадәр куллануга тапшырылырга тиеш. Әмма шул ук вакытта аны үтәү өчен барлык шартлар тудырылган, акча вакытында һәм тулы күләмдә бирелә, - диде Илсур Метшин. – Шуңа күрә төзүчеләрдән эш сыйфаты һәм эшне вакытында үтәүне таләп итәбез. Күпчелек төзелеш мәйданнарында ике сменага эшлиләр. Кирәкле темпны алдык, шул темпта эшләүне дәвам итәргә кирәк”.
1 мартка алынган мәгълүматларга караганда, Казанның мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә чиратта 13043 бала (1,5-6 яшь) исәпләнә. Шул ук вакытта 3 яшьтән олырак булганнар өчен бу мәсьәлә кискенрәк тора. Чиратта торучы балалар арасында андыйлар 2828 кеше.
“Бәләкәч” программасы тиңдәшсез, - ди Илсур Метшин. – Бурыч куелган. Республика Президенты тарафыннан йөкләнгән җаваплылыкны аңлыйбыз. Программаны вакытында үтәр өчен барысын да эшлибез”.