(KZN.RU, 18-нче апрель). 23 апрельга планлаштырылган гомумшәһәр өмә барышында территорияне җыештыру буенча планнарны төгәлләштерүне йөкләде “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә шәһәр Мэры И.Метшин.
“Барысы да карның күплегеннән тора. Каядыр газоннар кипмәгән, каядыр әле эремәгән дә, - ди Мэр. – Территория беркетелгән район башлыклары һәм хезмәт күрсәтү оешмалары белән киңәшләшергә кирәк. Җыештыру өмәсе өмә өчен генә үткәрелергә тиеш түгел. Кешеләрне болай гына йөртергә кирәкми. Нәтиҗә кирәк. Май бәйрәмнәренә кадәр шәһәр чиста булырга тиеш”.
Шәһәрне чистарту һәм тәртипкә китерү буенча төп эшләр әлеге атна һәм апрель башында старт алган традицион җыештыру айлыгы кысаларында үткәрелгән гомумшәһәр өмә барышында башкарыла.
Казан шәһәре Башкарма комитеты Җитәкчесенең урынбасары Александр Лобов хәбәр иткәнчә, җыештыру өмәсендә узган елдагы сыман шәһәрнең 4,6 мең оешма һәм предприятиеләреннән 210 казанлы катнашыр дип көтелә. Ишегалды территорияләрен җыештырудан кала, җыештыру өмәсе барышында 400-дән артык агач утыртылачак.
Илсур Метшин сүзләренә караганда, Мэриянең интернет аша кабул итү үзәгенә шәһәр халкыннан рөхсәт ителмәгән чүплекләр хакында шактый мөрәҗәгатьләр килеп ирешкән. Бу мәсьәләне санитар җыештыру айлыгы кысаларында хәл итәргә кирәк.
Җыештыру барышында барлыгы 66 рөхсәт ителмәгән чүплекне бетерү, 7,7 млн.кв.м ишегалды территорияне, 16,8 млн.кв.м юлны һәм 733 га утыртмаларны тәртипкә китерү планлаштырыла.
Традиция буенча үз ишегалдын җыештыру эшендә теләгән һәр кеше катнаша ала. Моның өчен йортка хезмәт күрсәтә торган торак оешмасы яисә район администрациясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үз теләге белән ярдәм итүчеләр өчен ТКХ оешмаларында өстәмә рәвештә 10 мең кул инвентаре берәмлеге әзерләнгән.