Ай ахырына кадәр ТР башкаласында соципотека программасы буенча төзелгән берничә йорт куллануга тапшырыла
(KZN.RU, 20-нче апрель). Казанның Бөек Ватан сугышында катнашкан 24 ветераны якын арада яңа фатирларына күчәләр. Ай ахырына кадәр ТР башкаласында соципотека программасы буенча төзелгән берничә йорт куллануга тапшырыла. Казан территориясендәге объектлар төзелеше сораулары буенча традицион киңәшмәдә сүз бу хакта барды. “Төзелеш чәршәмбесе”нең күчмә киңәшмәсе Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендә Универсиада Авылы штабында узды.
Киңәшмә барышында төзелешне үстерү һәм координацияләү бүлегенең башлыгы Камил Хөсәенов узган елдан күчкән 12 йортның яртысы тиздән куллануга тапшырылуын билгеләде. Аларга яңа фатирларын көткән 24 сугыш ветераны күчә ала. “Барлык ветераннар май бәйрәмнәренә кадәр фатирлы булырга тиеш. Бу республика Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе, һәм без аны үтәргә тиеш”, - диде Илсур Метшин.
Камил Хөсәенов түбәндәге мәгълүмат җиткерде: Минская урамы буенча 3, 4, 5 номерлы, Габишев урамы буенча 3 номерлы, Кече Мәскәү урамы буенча йорт, шулай ук Азино-1 микрорайонындагы 6-1, 6-3 һәм 6-4 йортлар әзер – монда барлык эшләр тәмамланган.
Йортларны документациянең рәсмиләштереп бетермәве, якындагы территориянең тулысынча төзекләндереп бетмәве өчен генә куллануга тапшырып булмый. “Кешеләр бу йортларга якын арада күчә алалар. Калган объектлар график буенча төзелә”, - дип ышандырды киңәшмәдә катнашучыларны Илсур Метшин.
Быел социаль ипотека программасын тормышка ашыру график нигезендә алып барыла. Исегезгә төшерәбез, 2011 елда 8 йорт куллануга тапшырылырга тиеш. Беренчедән, ул 4 йорт, шул исәптән, икесе 10 катлы (Кызыл Армия һәм Гадел Кутуй урамнары) һәм ике 16 катлы йорт (Актай урамы һәм Бакалея урамы). Икенчедән, Һади Такташ һәм Чистай урамнары буенча ике микрорайонының комплексы төзелеше. Гадел Кутуй урамындагы йортта эш графикны өч атнага уздырып алып барыла. Илсур Метшин моны мисал сыйфатында аерып күрсәтте. Башка мәйданнарда төзелеш эшләре график нигезендә алып барыла.