(KZN.RU, 25-нче апрель). Карның акрынлап эрүе һәм һава торышының стабиль булуына карамастан, Казанда язгы ташкынга бәйле ситуацияне тыныч дип бәяләргә ярамый. Гражданнарны яклау идарәсенең башлыгы Фердинанд Тимерхановның “дүшәмбе киңәшмәсе”ндәге чыгышына Казан Мэры Илсур Метшин әнә шундый бәяләмә бирде.
Кичәге тәүлек эчендә генә Киров районы (Лагерная урамы, 51, Игумново поселогы), Совет районы (Самосырово поселогы), Вахитов районы (Межлаук урамы) адреслары буенча йорт янындагы территорияләрне эрегән суның басып алуы хакында зарлар килеп ирешкән.
Игумново поселогындагы хәл турында сөйләгәндә, анда ситуациянең нормальләшкәнен билгеләде Идарә башлыгы.
Гомумән, соңгы атна дәвамында Идарә карамагындагы кизү тору һәм диспетчерлык хезмәте Казанның шәхси торак секторының ишегалларын су басуы турында 38 мөрәҗәгать кабул иткән. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча коткаручылар һәм подрядчы оешмалар суны суыртып алу эшенә оператив рәвештә килеп ярдәм иткән.
Илсур Метшин коткаручыларны әзерлек режимында торырга өндәде. Казансу һәм Идел елгаларында хәерге вакытта су биеклеге 50,90 м (узган елда бу күрсәткечләр 52,34 һәм 54 м булган), әмма су көн саен 15-20 сантиметрга арта бара.