(KZN.RU, 25-нче апрель). Узган атна шимбәсендә булган гомумшәһәр җыештыру өмәсендә “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә нәтиҗәләр ясадылар.
Тышкы төзекләндерү комитеты башлыгы Игорь Куляжев сүзләренә караганда, җыештыру өмәсендә барлыгы 62 мең кеше катнашкан, 580 махсус техника берәмлеге җәлеп ителгән. Өмәдә мәктәп, техникумнар һәм югары уку йортлары укучылары, предприятиеләр, учреждениеләр, оешмалар һәм шәһәр халкы актив катнашкан.
Нәтиҗәдә, шәһәрдән 1817 тонна көнкүреш калдыклары, 1 мең кубометрдан артык зур габаритлы һәм төзелеш чүпчары чыгарылган. Моннан тыш, Казан территориясендә 800 агач һәм куак утыртылган.
“Ишегалларның, скверларның күбесендә кар эреп бетмәү сәбәпле, эшләр әлегә тәмамланмаган. Җыелган чүпчарны чәршәмбе, аннары 30 апрель шимбә көнне җыештырырга планлаштырабыз”, - диде Тышкы төзекләндерү комитеты башлыгы Игорь Куляжев.