(KZN.RU, 26-нчы апрель). Бүген Казанда татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 125 еллыгын зурлап билгеләп үтәләр. Бүген иртән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан Мэры Илсур Метшин шагыйрьнең Тукай скверындагы һәйкәленә чәчәкләр салды.
Бәйрәм чаралары бүген бөтен Казан буенча уза: Театр урамы буенча Г.Тукай һәйкәле янында узган шигърият бәйрәмендә ТР Җыр һәм бию дәүләт ансамбле, “Каравон” фольклор ансамбле, Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, “Бермәнчек” керәшен ансамбле, “Әкият” курчаклар театры артистлары, Казан театр училищесы, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студентлары, ТР фольклор коллективлары чыгыш ясый.
Кичен М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында шагыйрьнең 125 еллыгы уңаеннан тантаналы чара уза, биредә Р.Әхиярованың “Шагыйрь мәхәббәте” операсы яңгыраячак. Зәйтүнә партиясен Татарстанның халык артисткасы, халыкара конкурслар лауреаты Альбина Шаһиморатова башкара.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 2011 ел Тукай елы дип игълан ителде.