(KZN.RU, 26-нчы апрель). Бүген Казанда Чернобыль АЭСындагы авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында Чернобыль атом электр станциясендәге һәлакәтнең 25 еллыгына багышланган митинг булды. Чарада Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
Шәһәр башлыгы атом электр станциясендәге авария нәтиҗәләрен бетерүдә батырлык һәм кыюлык үрнәкләре күрсәткән “чернобыльчеләргә” рәхмәт белдерде. “Япониянең Фукусима утравындагы атом электр станциясендә булган авария дөньяның тотрыксыз икәнлеген янә бер мәртәбә искәртте – тыныч илдә, тыныч заманда да шундый һәлакәтләр килеп чыга ала. Бу вакыйга карар кабул итүчеләргә сабак булырга тиеш. Бүгенге вакыйга үсеп килүче буын өчен дә бик зур әһәмияткә ия - әлеге батырлыкны онытмаска, һәлак булучылар һәм исәннәргә тиешле бәяне бирергә кирәк”, - диде мэр.
Республика “Чернобыль” берлеге” җәмгыяте президенты Александр Барсков митингта катнашучыларга Казанда “Чернобыль” берлеге” шәһәр оешмасы төзелүе хакында хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, мэр җәмгыять өчен бина бирергә вәгъдә иткән, анда “чернобыльчеләрне” кабул итү оештырылачак. Биредә юристлар да эшләячәк.
Бүген Александр Барсков Россия “Чернобыль” берлеге” үзәк советы карары белән Илсур Метшинга истәлек билгесе тапшырды
“Без, һичшиксез, Казанда яшәүче авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларга хезмәт итәчәкбез”, - диде шәһәр мэры.
Митингта катнашучылар һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алды.