(KZN.RU, 27-нче апрель). Казандагы урам-юл челтәре объектларының төзелеш темпларын арттырырга кирәк. Кышын юл хәрәкәтендә катнашучыларга өстәмә мәшәкать тудырмас өчен җәй дәвамында эшләрнең төп күләмен башкарырга кирәк. Казан территориясендә төзелеш мәсьәләләре буенча атналык киңәшмә барышында Казан Мэры Илсур Метшин шуңа игътибар итте.
Казанның урам-юл челтәре объектларының төзелешенә багышланган күчмә киңәшмә “Җиңү проспекты – Сахаров урамы” транспорт чишелешенең төзелеш мәйданында узды. “Төзелеш чәршәмбесе” барышында Илсур Метшин “Җиңү проспекты – Зорге урамы” чишелешендә эшләр барышын тикшерде. Биредә хәзерге вакытта актив рәвештә борылыш тармаклары таянычларын урнаштыру эшләре алып барыла. “Эш темпларын саклау максаты белән әлеге чишелештә эшчеләр санын 160 белгечкә кадәр арттырдык”, - дип хәбәр иттеләр Казан Мэрына. Эстакаданы күтәрү эшенә кайсы вакытта керешүләре хакындагы сорауга төзүчеләр бу эш көзгә таба башлана, дип җавап бирделәр.
Хәзерге вакытка төп сорау – төп эшне җәй көне башкарып чыгарлык итеп, төзүчеләрнең эш вакытын дөрес итеп оештыру. “Тәүлек буе эшләү режимына күчеп эшләүне исәпкә алып, эш графикларын карап чыктык. Бу адым безгә объектларда барлыкка килгән артта калуны бетерергә ярдәм итәчәк”, - диде Казанның беренче вице-мэры Иршат Минкин.
“Хәзер төзелеш эшләре өчен иң әйбәт вакыт, шуңа күрә эшне өч сменага оештыру кирәк”, - диде Илсур Метшин. Шул ук вакытта Казан Мэры Оренбург трактындагы җәяүлеләр юлы төзелеш мәйданында эшчеләрнең күрмәвен хәбәр итте. Подрядчылар моны бу участокта җир асты сулары күтәрелеп, аны суыртып алу эше барлыкка килүе белән аңлатты. Суны суыртып алгач та, эш дәвам итәчәк. “Калган барлык төзелеш мәйданнарында эш тәүлек буе алып барыла”, - дип өстәде Иршат Минкин.
Транспорт чишелешләрен төзү темплары арта. Мисалга, Әмирхан проспекты – Чистай урамы юл чатында өстәмә техника җәлеп итү сәбәпле машиналар йөрү юлын тарайтырга туры килгән.
“Безгә барлык объектларда эшне көчәйтергә кирәк. Төзелеш эшләре йомшак бара, - дип саный Мэр. – Ленская урамындагы чишелештә отделка эшләренә керешергә вакыт. Параллель рәвештә Әмирхан-Ямашев чишелеше янындагы территорияне төзекләндерергә. Кышка кадәр төп эшләрне башкарырга кирәк, югыйсә шәһәрдә йөрү кыенлашачак”.
Илсур Метшин май бәйрәмнәрендә дә яхшы итеп эшләү кирәклеген билгеләде, чөнки нәкъ менә ял көннәрендә транспорт агымы кими. “Төзелеш мәйданнарында чыгу 100% булырга тиеш”, - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.