Илсур Метшин Иранның Казандагы генконсулы белән очрашты
(KZN.RU, 27-нче апрель). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Ислам Җөмһүрияте Иранның Казандагы генконсулы Рәсүл Багернежад Шаян белән очрашты. Очрашу Казан ратушасында узды.
“Консулны шәһәребезнең төп бинасында сәламләргә шатбыз. Безнең очрашу көнне Казан шәһәре Думасының утырышы узуы да юкка түгелдер”, - дип башлады әңгәмәне Илсур Метшин.
Казан Мэры Рәсүл Шаянга яңа эш урынында уңышлар теләде. “Без сезне уңышлы дипломат итеп беләбез. Республикабыз башкаласына килүегез Татарстан һәм Казанга хөрмәт билгесе булып тора”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
“Сезнең белән хезмәттәшлек Иран һәм Россия Федерация арасындагы мөнәсәбәтләрнең яңа этабы булып торыр, - дип өстәде Илсур Метшин, - Казан һәм Иран муниципалитетлары арасында төрле сфераларында, шул исәптән бизнестагы элемтәләрне ныгытуга хезмәт итәр”.
Иранның Казандагы генконсулы Илсур Метшинны җылы кабул итүе өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.