Казанда Җиңү көнен бәйрәм итү тыныч узды
Казан Мэры Казанның полиция гарнизонына рәхмәтен белдерде
(KZN.RU, 10-нчы май). Казанда Җиңү көнен бәйрәм итү тыныч узды. Казан полиция гарнизонының көчәйтелгән режимда эшләү сәбәпле тәртип бозу теркәлмәде. Алга таба булачак чараларда хокук саклау хезмәткәрләре үз эшен шулай ук югары дәрәҗәдә оештырырга тиеш. Бу хакта бүген Казан Мэры Илсур Метшин аппарат киңәшмәсендә хәбәр итте.
9 май көнне ТР башкаласында яшәүчеләргә һәм кунакларга кызыклы программа тәкъдим ителде. “Җиңү парады, ветераннарны сәламләү – барлык чаралар безнең өчен мөһим. Аларның оешкан хәлдә үтүе сөендерә”, - диде Илсур Метшин.
Казан Мэриясенең Җиңү көне уңае белән оештырган чараларда 98 мең кеше катнашты.
“Кешеләр күпләп җыелган урыннарда тәртип саклау өчен 2210 полиция хезмәткәре җәлеп ителде. Казан гарнизны 30 апрельдән бирле көчәйтелгән режимда эшләде”, - дип хәбәр итте Эчке эшләр идарәсенең башлыгы Рөстәм Кадыйров.
Илсур Метшин Казан полиция гарнизонының шәхси составына рәхмәтен белдерде.