(KZN.RU, 10-нчы май). Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрне санитар чистарту айлыгы кысаларында уздырылган эштән канәгать түгел. “Әлегә мин шәһәрнең чисталыгын өчлегә дә бәяли алмыйм”, - диде шәһәр башлыгы шәһәрнең Башкарма комитетында узган аппарат киңәшмәсендә.
Шәһәр территориясен санитар чистарту һәм төзекләндерү айлыгы 4 май көнне тәмамланды. Җыештыру айлыгы дәвамында шәһәрдән 83 мең кубометр көнкүреш, шулай ук 12 мең кубометр зур габаритлы чүпчар чыгарылды.
Моннан тыш, сезон башыннан юлларда һәм квартал эче юлларында 43 мең квадрат метрда чокырларны ямау ремонты эшләнде. 853 агач һәм 225 куак утыртылды. Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев әнә шундый мәгълүматлар китерде.
“Шәһәр читендә, кар соңрак эрегән урыннарда чүпчар өемнәре буенча искәрмәләр бар”, - дип хәбәр итте И.Куляжев.
“Быелгы кыш авыр булды, килешәм. Әмма чүпчар кар белән яумады, - диде И.Метшин. Бу хуҗалык мөнәсәбәте мәсьәләсе. Мин эштән канәгатьтүгел. Шәһәрнең бүгенге торышын “минус өчкә” бәялим. Җыештыру айлыгын ябу турында сүз дә булырга тиеш түгел. Шәһәрне җыештыру эшләрен көчәйтелгән режимда дәвам итәргә”.