(KZN.RU, 8-нче май). Татарстан Республикасы делегациясе Әзербайҗанның фәнни-техник һәм сәнәгать үзәге – Бакуда шәһәр төзелеше тәҗрибәсе белән танышып кайтты.
6-7 май көннәрендә Татарстан делегациясе Бакуда эш визиты белән булды. Делегация составына Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Казан Башкарма комитеты Җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Казан Мэры ярдәмчесе Иван Кузнецов, Татарстан башкаласының баш архитекторы Татьяна Прокофьева һәм башка рәсми затлар кергән.
Татарстан делегациясенең Әзербайҗан башкаласында булып кайтуы очраклы түгел. Бүгенге көнне Казанда социаль, урам-юл һәм башка сфераларда объектлар төзү буенча масштабалы эшләр алып барыла. Татарстан һәм аның башкаласы җитәкчелеге чит илләр тәҗрибәсе белән даими рәвештә танышып бара, ә Баку – бүгенге көнне шәһәр төзелеше сферасында үсеш темплары буенча әйдәп баручыларның берсе. Әзербайҗан башкаласында яңа транспорт чишелеләре, шәһәр юллары һәм парклар булдыру буенча эшләр уңышлы алып барыла. Моннан кала, Бакуда иске торакны яңадан торгызуның программалары уңышлы кулланыла.
Эш визиты барышында Казан һәм Баку шәһәр башлыклары очрашты. Илсур Метшин һәм Гаджибала Абуталыбов алга таба хезмәттәшлек хакында килештеләр. Шуны да әйтергә кирәк, Әзербайҗанның кайбер компанияләре Казанның транспорт чишелешләре төзелеше эшенә җәлеп ителгән инде.
Казан Мэры һәм делегациянең башка вәкилләре Әзербайҗанның шәһәр төзелеше һәм архитектура дәүләт комитеты рәисе Аббас Алексеров белән очрашты. Кунаклар Бакуның 2030 елга кадәр төзү планы белән танышты.
Торак һәм кунакханә комплекслары, күпкатлы транспорт чишелеләре, метрополитенның яңа станцияләре, җәяүлеләр өчен җир асты һәм юл өсте юлы, шулай ук яр буйларын төзекләндерү төзелеш мәйданнарына аерым игътибар бирелде.
Эш визиты ахрында Казан Мэры Илсур Метшин һәм делегациянең башка вәкилләре Бакуда күмелгән, җырчы, СССРның халык артисты Мөслим Магомаев каберенә чәчәкләр салды.