(KZN.RU, 10-нчы май). Бүген шәһәрнең Башкарма комитетында узган аппарат киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин “Муниципаль торак программалары дирекциясе” МУП (МТПД) эшен тәнкыйтьләде.
Исегезгә төшерәбез, Җиңү бәйрәме алдыннан элеккеге фронтовикларны Бертуган Касыймовлар урамы, 82а адресы буенча урнашкан 16 катлы йортның яңа фатирлары белән танышырга чакырдылар, әмма лифт эшли башламаган иде. Фатирларына кадәр менеп җиткәннәр исә, төзүчеләр эшеннән канәгатьсез калды.
“Ветераннарга бәйрәмне боздыгыз, - диде Илсур Метшин, - Муниципаль торак программалары дирекциясе җитәкчесе Альберт Зиннуровка мөрәҗәгать итеп. – Яхшы сыйфатлы йортлар вакытында салынган – шактый эш эшләнгән. Ә сез бер эш белән күңелсезләндердегез”.
МТПДның эшләренә салкын караган хезмәткәрләре үз җәзаларын алды. Дирекциядәге бер бүлекнең бер хезмәткәре эшеннән азат ителде. Альберт Зиннуровка килгәндә - аңа соңгы кисәтү булды.
“Бүтән кисәтүләр булмаячак”, - дип нәтиҗә ясады Казан Мэры.