ТР Президенты һәм Казан шәһәре Мэры Завойский урамы буенча урнашкан "ветераннар" йортында булып кайттылар.
(KZN.RU, 4-нче май). Казан ветераннары яңа фатирларына күчә башлады. Завойский урамы буенча күптән түгел эксплуатациягә тапшырылган 4 йортның 27 фатирына инде күчкәннәр. Җиңү көне бәйрәме алдыннан яна өйгә күчеп килгән кешеләр янына кунакка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин барып кайтты.
Республика башлыгы һәм шәһәр башлыгы Бөек Ватан сугышының катнашучысының тол хатыны Шәфика Шәрифҗан Азизовада кунакта булып кайтты. Аның күршесе – ветеран Михаил Сергеевич Матвеевка да кереп чыктылар. Өй туен бәйрәм итүчеләргә чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар. Михаил Сергеевичка яңа аш бүлмәсенә ТР Президенты суыткыч, шәһәр Мэры кухня гарнитуры һәм пылесос бүләк итте. Шәфика Шәрифҗан кызына республика башлыгы телевизор бүләк итте.
16 катлы йортта барлыгы 128 фатир, шул исәптән 98 бер бүлмәле һәм 30 фатир ике бүлмәле. Төзү эшләре 2010 елның октябрь аенда башланды һәм 2011 елның апрель аенда тәтмамланды. Бу йортта 125 фатирга сугыш катнашучылары-ветераннар белән килешү төзелгән.
Төбәкара йортлар төзү компаниясе җитәкчесе Николай Морсин хәбәр иткәнчә, фатир ачкычлары хуҗаларына тапшырылган. “27 фатирга күчетләр. Бу процесс өзлексез бара, кешеләр һәр көн күчеп тора”, - диде Н.Морсин.
Николай Морсин сыйфаты буенча төзелгән йортлар бюджеттан тыш фонд йөкләмәләре белән расланган социаль отделка стандартларына туры килүен хәбәр итте. Йортта яшәүчеләр күрсәткән җитешсезлекләр оператив рәвештә төзәтелә.
Моннан тыш, Төбәкара йортлар төзү компаниясе үз эшенә 5 еллык гарантия бирә. “Берничә көн элек 18 җитешсезлек турында хәбәр иттеләр, - дип сөйли Н.Морсин. – Бүгенгә алардан берни калмады. Әлеге йортта яшәүчеләр тарафыннан шелтәләр юк”.
Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү федераль программасын тормышка ашыру дәвам итә.