Илсур Метшин "Динамо-Казан"ны чемпионлык титулы белән котлады
(KZN.RU, 16-нчымай). Бүген шәһәр Башкарма комитетында узган “дүшәмбе киңәшмәсе” барышында Илсур Метшин “Динамо-Казан” хатын-кызлар волейбол командасын Россия чемпионкалары титулы белән котлады. Клуб тарихында бу титул беренче тапкыр яуланды.
“Динамо-Казан” хатын-кызлар командасы Россия чемпионнары булды. Элек өченче ел рәттән “Зенит-Казан” командасы чемпион булып килде, ә хәзер, әлеге титулны беренче тапкыр хатын-кызлар командасы да яулады. Барыбыз исеменнән спортсменкаларны зур казанышлары белән колтыйсы килә. Казан үзендә кабул итәчәк 2013 елгы Универсиада һәм 2018 елгы Футбол чемпионаты алдыннан мондый җиңүләрнең бәясе искиткеч зур. Аерым рәхмәт сүзләрен ТР Эчке эшләр министры Әсгәт Сәфәровка белдерәсе килә, ул республикада һәм Казанда волейбол хәрәкәтенең локомотивы булып тора, - диде Илсур Метшин.
Шулай ук шәһәр башлыгы Казанда волейбол спорт төрен үстерү өчен барлык шартлар тудырылганлыгын билгеләде. “Безнең Волейбол үзәге искиткеч, балалар һәм яшьләр спорт мәктәпләренең саны җитәрлек. Профессиональкомандаларыбызның җиңүләре үсеп килгән буында спортка карата, һичшиксез, кызыксыну уята. “Сәламәтлек бишьеллыгы”н тормышка ашыру кысаларында без шуңа омтылабыз”, - диде Казан Мэры.