Казан мәдәни брендларының берсенә барып җитү шәһәр халкы һәм туристлар өчен тагын да уңайлы булачак
(KZN.RU, 16-нчы май). Васильевның картиналар галереясе шәһәр үзәгенә - Бауман-Астрономия урамнары киселешендә урнашкан яңа бинага күчә. Бу карар хакында “эшлекле дүшәмбе” барышында шәһәр башлыгы Илсур Метшин хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, Константин Васильев картиналар галереясе мәдәни-тарих үзәге районыннан еракта – Гвардия урамы буенча 61 йортта урнашкан иде. Ә бу исә галереядә урнашкан иҗат белән танышучылар санының ел саен кимүенә китерә, дип саный Мәдәният идарәсе башлыгы Динара Камалеева. Мисалга, узган ел эчендә Васильев картиналарын бары 5 мең кеше карый алган.
Кыштан башлап, галерея өчен яңа бина эзләделәр. Элек мирас Карл Маркс урамы буенча 62 йортка күчерелер дип көтелде. Әмма Казан Башкарма комитеты Мәдәният идарәсеннән хәбәр иткәнчә, бу бина Сынлы сәнгать музее башкарган “Музей кварталы” яңа проектына керә.
Нәтиҗәдә галереягә Бауман урамындагы бина тәкъдим ителде. Шәһәрнең тарихи үзәгендә урнашу, һичшиксез, отышлы булачак. Бинага ремонт ясалачак.
“Галерея буенча карар кабул ителде, ул Бауман-Астрономия урамнары киселешендә урнашачак. Проект ел ахырына кадәр тормышка ашырыла”, - дип белдерде шәһәр башлыгы.