(KZN.RU, 23-нче май). Башкарма комитет Административ-техник инспекциясенең контроленда булган 95 чүплекнең 41-е узган атна дәвамында бетерелгән. Бу хакта “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә АТИИ җитәкчесе Рамил Муллин хәбәр итте.
Узган атна дәвамында бетерелгән 41 чүплекнең иң күбе – 15 объект Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районына, Идел буе һәм Вахитов районына – 11 туры килә. Казанның Совет районында – 12, Киров һәм Мәскәү районнарында 3 территория чистартылган.
“Калган чүплекләрне чистартып бетерү графигы төзелгән. 16 июньгә кадәр эшләрне тәмамларга ниятлибез, - диде Рамил Муллин. – Һәр чүплеккә карата тендер үткәрелде, җиңүчеләр билгеле, эшлиләр”.
Аның сүзләренә караганда, тузган йортларда чүплекләр оясын бетерү проблемалары кала. Эрегән су җыелган урыннар бар – анда чистарту белән авырлыклар бар.
Исегезгә төшерәбез, узган атна “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә Казан Мэры Илсур Метшин кыска вакыт эчендә рөхсәт ителмәгән чүплекләрне җыештырып бетерүне йөкләде. Киңәшмәдә Мэр чүплекләрне бетерү мәсьәләсе районнар администрацияләренең башлыклары даими контролендә булырга тиешлеген искә төшерде.
Шулай ук шәһәр башлыгы чүплекләрнең барлыкка килү сәбәпләрен ачыклауны йөкләде. Моның өчен Башкарма комитет ел саен чүплек җыелган урыннарда чүплек өчен бункер, контейнерлар куярга планлаштыра.