(KZN.RU, 25-нче май). Бүген Спорт сараенда Казанның чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. 18-нче номерлы гимназиянең беренче сыйныф укучысы Анастасия Райхельне кулыннан тотып, Казан Мэры Илсур Метшин һәр чыгарылыш сыйныф укучысы өчен тормышларының яңа битенә старт бирде. Сәхнәдәге тантаналы чыңны 4 меңнән артык кыңгыраучыклар тотып алды. Унберенче сыйныф укучыларының дулкынландыргыч һәм шул ук вакытта күңелле мизгеле менә шулай билгеләнде.
Быел мәктәпне 5 меңнән артык укучы тәмамлый, шуларның 4620се – көндезге мәктәп укучылары, 434 – кичке һәм 24 – дәүләти булмаган белем бирү учреждениесе укучылары. Сәхнәдән ата-аналар, укытучылар, директорлар һәм сыйныф җитәкчеләренә рәхмәт яуды.
2011 елның чыгарылыш сыйныф укучыларын Илсур Метшин сәламләде: “Алда сезне олы юл көтә, уңыш юлдашыгыз булсын”, - диде шәһәр башлыгы.
“Алда берәүләрне студентлык еллары, берәүләрне армия көтә, мәктәп елларының иң мәшәкатьсез вакыт икәнен онытмагыз. Сез безнең бүгенге көнебез, киләчәгебез, шәһәребез, җөмһүриятебез һәм илебезнең киләчәге. Уңышлар сезгә һәм хәерле юл!” – дип нәтиҗә ясады ул.
Шәһәр һәм республиканың иҗади көче белән эчтәлекле мавыктыргыч программа әзерләнгән иде: сәхнәдә Диләрә Ваһапова һәм “Мураками” төркеме, “Волга-Волга”, “Holiday”, “F-team” шоу-балеты, “Дорога из города” бию театры, шулай ук Россия күләмендә Студентлар язы фестивалендә җиңү яулап кайткан Митя Бурмистров һәм “U-13” би проекты чыгыш ясады.
Сәхнәгә 33-нче номерлы мәктәп (Авиатөзелеш районы), 7-нче номерлы гимназия (Яңа Савин районы), 122-нче номерлы гимназия (Мәскәү районы), 152-нче номерлы мәктәп (Киров районы), 131-нче номерлы лицей (Вахитов районы), 159-нчы номерлы мәктәп (Совет районы) һәм 129-нчы номерлы мәктәпнең иң акыллы чыгарылыш сыйныф укучылары – халыкара, Россия һәм республика күләмендә җиңү яулаган укучылары чыкты.
Шуны да әйтергә кирәк, уку елы нәтиҗәләре буенча шәһәр белем бирү учреждениеләреннән 223 укучы Россия күләмендәге олимпиадаларның региональ этабында җиңүче булган (узган 2009-2010 елда әлеге күрсәткеч – 208).
“Соңгы кыңгырау-2011” гомумшәһәр бәйрәмен Мәгариф идарәсе, Казан Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты һәм Бәйрәм оештыру программалары дирекциясе оештырды.