“Төзелеш чәршәмбесе”нең чираттагы җыелышы “Бәләкәч” һәм соципотека программаларын тормышка ашыруга багышланды
(KZN.RU, 25-нче май). Казан шәһәре балалар бакчаларына чиратны киметүдә вариатив мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре ярдәм итәчәк. Әлеге балалар бакчалары социаль ипотека программасы буенча төзелгән йортларның беренче катында урнаштырылачак. Бу хакта бүген Азино микрорайонында булачак вариатив балалар бакчасын карау барышында Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Бу районда бер үк вакытта берничә күпкатлы йортларның комплексы төзелеше бара. Яңа корылмаларның беренче каттагы ике блогы вариатив балалар бакчасы өчен биреләчәк.
Республика һәм шәһәр хакимиятен мәктәпкәчә белем бирүнең вариатив учреждениеләре хакындагы фикергә балалар бакчаларында урын җитмәү проблемасы этәрде. “Бәләкәч” Президент программасын гамәлгә ашыру эшен ике – яңа балалар бакчалары төзү һәм шәхси инвесторларны җәлеп итеп, вариатив балалар бакчалары челтәрен үстерү юнәлешләрендә алып барабыз. Икенче вариант бик уңайлы, чөнки балалар бакчалары соципотека программасы буенча төзелеп килгән яңа йортларның беренче катларында урнашачак. Биредә 50, 80 һәм 100 балага исәпләнгән учреждениеләр булачак”, - диде Казан Мэры.
Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, инвесторларның шәхси – дәүләт партнерлык эшләрендә теләп катнашулары Татарстан һәм Казан җитәкчелеген сөендерә.
Төзелеш мәйданы белән танышып чыкканнан соң, Казан Мэры биредә уен бүлмәсен, яхшы ашханә, уңайлы йоклау урыннарын булдырырлык вариатив балалар бакчалары проектын башкаруны йөкләде. “Урамда уйнау мәйданчыгы ишегалдында, автомобильләрнең интенсив хәрәкәте булмаган җирдә урнашырга тиеш”, - дип белдерде шәһәр башлыгы.
“Төзелеш чәршәмбесе” Универсиада Авылы штабында үткәрелде.
Шәһәрнең Капиталь төзелеш һәм реконструция идарәсе башлыгының урынбасары Зиннур Әхмәтгалиев балалар бакчасының төзелеше, нигездә, расланган графиклар буенча алып барылганлыгын хәбәр итте.
Бина каркасын формалаштыру өчен кирәкле булган бетон плиталары җитмәү сәбәпле, төзелеш темплары начар булганнары да бар. Проблема шунда ки, Казан заводлары эш күләме белән өлгерә алмый, плиталарны Яр Чаллы, Ульяновск яисә башка шәһәрләрдән кайтартырга туры килә. Артта калуны төзүчеләр кыска вакыт эчендә бетерергә вәгъдә бирделәр.
Киңәшмәдә шулай ук Казанда социальипотека программасы буенча торак төзелеше барышы хакында фикер алыштылар. Төзелеш өлкәсен үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Камил Хөсәенов якын арада Казанда үткән ел программасыннан калган барлык йортларның куллаунга тапшырылачагы хакында хәбәр итте.
Габишев урамы буенча 3 йорт адресы төзелеш эшләре алып барылган төзүчеләргә карата канәгатьсезлек белдерелде. Биредә эшчеләр казанлыларга яңа фатирларына кереп урнашу өчен комачаулаган җитешсезлекләрне бетерә алмыйлар. “Бүген без ул йорт яныннан уздык, әмма анда эш барганлыгы сизелмәде. Йә төзүчеләр йоклый, йә безнең эш көнебез иртә башлана”, - дип “Татстрой” вәкилләренә тәнкыйть сүзләре белән мөрәҗәгать итте Илсур Метшин. Заказ бирүче эшләрне 30 майга тәмамларга вәгъдә бирде.
Камил Хөсәенов 8 яңа йортның йә график буенча, йә графиктан алда төзелгәнлеген хәбәр итте. Мисалга, Гадел Кутуй урамы буенча йортны планлаштырылган вакыттан 4 атнага алданрак тапшыралар.
“Хәзер җылы да, коры да. Төзүчеләр өчен менә дигән вакыт. Җәй дәвамында социаль объектларның төзелеш мәйданнарындагы эшләрне тәмамларга кирәк, бу нисбәттән район башлыкларының әлеге процессны аерым бер контрольга алуы кирәк”, - дигән йөкләмә бирде Илсур Метшин.