(KZN.RU, 28-нче май). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңеханов Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) Генераль сәркатибенең махсус киңәшчесе Вилфрид Лемке белән очрашты.
Казан Кремлендә узган очрашуда Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рәфис Борһанов, ТР Президенты аппаратының Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президентының халыкара сораулар буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов катнашты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов Лемке әфәндегә Татарстан башкаласына килүе өчен рәхмәтен белдерде. Катнашучы яклар 2013 елда Казанда булачак Бөтендөнья җәйге Универсиада, халыкара дәрәҗәдәге башка спорт чаралары хакында фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, бүгенге көнне Татарстан спорт үсешенә җитди игътибар бирелгән регион булып тора. 2013 елгы Универсиададан кала, 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларында матчлар кабул итәргә җыенуын искә төшерде.
Моннан кала, Татарстан Россия Федерациясе регионы буларак, 2015\2017 елларда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын үткәрүгә дәгъва кылды. “Бу юнәлештә эшне көчәйтергә кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Миңа калса, әлеге ярышларны үткәрү хокукына ия булу өчен шансларыбыз бар”.