(KZN.RU, 30-нчы май). Бүген “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә Казан Мэры Илсур Метшин чираттагы кадр үзгәрешләре хакында хәбәр итте.
“Капиталь ремонт идарәсе” МУ җитәкчесе вазыйфасына 27 май көнне Рәис Кәримов билгеләнде. Р.Кәримов – төзүче, Татарстанның Тәтеш районында “Татколхозстрой” системасында эшләгән, ТР Тәтеш районы администрациясенең капиталь төзелеш бүлеген җитәкләгән. Аннары Тәтеш хуҗалыкара төзелеш оешмасы генераль директоры вазыйфасында, соңгы 10 ел эчендә Казанның шәхси төзелеш компанияләрендә эшли.
Капиталь төзелеш – мөһим юнәлеш, диде Илсур Метшин Рәис Кәримовны тәкъдим итеп. “Кызганычка каршы, бу өлкәдә акча чикле күләмдә, - диде шәһәр башлыгы. – Шуңа бәйле һәр сумны урынлы куллану мөһим”, - дип саный шәһәр башлыгы.
Рәис Кәримовка уңышлар теләп, Илсур Метшин яңа җитәкче килү белән яңа эшкә булган мөнәсәбәт һәм оешма да уңай якка үзгәрер дип өмет белдерде. “Торак фонд һәм социаль сфераны капиталь ремонтлау – безнең өчен бик мөһим сорау”, - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.
Белешмә өчен: Рәис Кәримов 1960 елның 10 сентябре көнне Буа шәһәрендә туа. 1983 елны Казан инженер-төзелеш институтын тәмамлый.