23 август көнне Кытайда Универсиада-2011не ябу тантанасы һәм Уеннар әләмен тапшыру чарасы уза
(KZN.RU, 30-нчы май). 23 август көнне Кытайның Шэньчжэн шәһәрендә Универсиаданы ябу тантанасы һәм әләмне Уеннарны кабул итәчәк чираттагы ил – Россиягә тапшыру чарасы була. “Безгә әлеге мәсьәләгә җитди карау максаты куела, Универсиада-2013кә старт 23 август көнне - әләмнең Кытайдан Россиягә, Шэньчжэннан Казанга күчкән көнне – бирелә дип әйтсәк тә ярый”, - диде Казан Мэры Илсур Метшин “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә.
РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары, Уеннар оештыру комитетының рәисе Игорь Шувалов күптән түгел Казанга визиты барышында Универсиада объектлары төзелеше барышына, эшнең оештырылуына югары бәя бирде. “Казанны Шэньчжэнда тәкъдим итүгә ныклап әзерләнү бурычы тора – 2011 елгы Уеннар нәкъ шуны белән тәмамлана. Әлеге чара беренче тапкыр туры эфирда дөньяның 100 телеканалында күрсәтеләчәк, бу исә Россия, Татарстан башкаласы – Казан турында хәбәр итү өчен әйбәт мөмкинлек”, - диде Казан Мэры Илсур Метшин, Шэньчжэнда Казан турында 10 минутлык видеоролик күрсәтеләчәге турында хәбәр итеп.
Бүген Казанга Сочидан Ванкуверга әләм тапшыру чарасында катнашкан Беренче канал төркеме килә. “Ачылу тантанасына бүгеннән әзерләнә башлыйбыз”, - диде И.Метшин. - Уеннарны ачу һәм ябу тантанасын әзерләү башында халыкара мәйданнарда эшләү тәҗрибәсе булган белгечләр булачак”. Мисалга, церемониянең музыкаль бизәлешен композитор Игорь Крутой әзерли.