(KZN.RU, 30-нчы май). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Латвия Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илчесе Эдгарс Скуя белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук Казан Мэры Илсур Метшин, Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президентының ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, ТР Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты рәисе Линар Якупов, Татарстанның Сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Игорь Носов катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Латвия һәм Татарстанның хезмәттәшлекне үстерү потенциалы бар. Р.Миңнеханов сүзләренә караганда, Латвия һәм Татарстан хезмәттәшлеген үстерү мөмкинлекләре бар. Бүген Латвия һәм Татарстан республикаларының тышкы сәүдә керемнәренең зур өлеше Татарстан нефте һәм нефтехимия җитештерү продуктларын экспортка җибәрү хисабына алына, - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. - Шул ук вакытта Латвия товарларының Татарстанга үтеп керү күләме әлегә бик зур түгел.
ТР Президенты республикада Латвия катнашындагы 7 компания эшләве хакында хәбәр итте. “Универсиада алдыннан без рестораннар, кунакханәләр, парковкалар булдыру эше безнең өчен кызык”, - диде Татарстан Президенты.
Үз чиратында Эдгарс Скуя Латвиянең Татарстанга эш мөнәсәбәтендә кызыксынулары барлыгын белдерде. Бүген очрашуда Рөстәм Миңнехановка Казанда Латвия фирмасының “Lido” тиз ашап алу рестораннар челтәрен оештыру проекты тәкъдим ителде.
Рөстәм Миңнеханов тәкъдим ителгән проектны хуплады һәм аны тормышка ашыру өчен детальләрен башкарып чыгуны йөкләде. “Безнең өчен бу юнәлеш өстенлеклеләрдән санала, 2013 елга рестораннар челтәре булсын өчен эшне хәзер башларга кирәк”, - дип белдерде Татарстан Президенты.
Очрашу ахырында Эдгарс Скуя Рөстәм Миңнехановны Татарстан бизнесменнары делегациясе белән Латвиягә эшлекле хезмәттәшлекнең яңа мөмкинлекләрен ачыклау өчен чакырды.