Казанның Киров районындагы 4-нче номерлы балалар поликлиникасы элеккеге район администрациясе бинасында урнашачак.
(KZN.RU, 31-нче май). Казанның Киров районындагы 4-нче номерлы балалар поликлиникасы элеккеге район администрациясе бинасында урнашачак. Әлеге карар шәһәрнең Башкарма комитетында кабул ителде. Бу хакта бүген Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Шунысы мәгълүм булды: Луницкий урамы буенча 4 йортта урнашкан бинага балалар поликлиникасының ике филиалы – Деловая урамы, 2 йорттан һәм хәзерге вакытта Бистә урамы буенча 25 йортта урнашкан дәвалау – диагностика бүлеге күчә.
Шунысын әйтергә кирәк, бүгенге көнне дүртенче балалар поликлиникасының дәвалау-диагностика бүлеге 1936 елда салынган иске ике катлы бинада урнаша. Табиблар нәни пациентларны кабул итә торган поликлиниканың шартлары белән танышып чыккач, Илсур Метшин әниләрнең берсеннән сорады: “Ничек сезгә поликлиника?” Әдәпле “ошый” җавабын ишеткәч, Мэр кискен: “Безгә ошамый” диде.
Киров районының үзәк өлешендә педиатрлар һәм тар белгечләр кабул итәчәк заманча поликлиника барлыкка киләчәк, лаборатория һәм рентген-кабинет, физиотерапия бүлеге эшләячәк. Кыскасы, беренчел медицина ярдәмен бер җирдә алып була.
Киров районында бары тик бер балалар поликлиникасы – нәкъ менә 4-нче номерлы сәламәтлек саклау муниципаль учреждениесе. Поликлиника Киров районы балаларына дәвалау-профилактика ярдәме күрсәтә.
Балалар поликлиникасының филиаллары Адмиралтия бистәсенең Большая урамында, Юдино һәм Залесный поселокларында урнашкан. Поликлиника базасында 21 педиатрия участогы эшли, биредә 17,5 артык баланы күзәтәләр.
Киров районының баш табибы Ирина Питулова хәбәр иткәнчә, элеккеге администрация бинасында урнашачак үзәк поликлиникада барлык хезмәтләр күрсәтеләчәк. “Бу бик уңайлы булачак”, - диде И.Питулова.
Шунысы кызык, Киров районы администрациясенең элеккеге бинасы урынында нәкъ менә балалар поликлиникасы урнашкан. “Бу урында, элеккеге Борьба урамының 4-нче йорты, иске агач бина – поликлиника булган, - районның баш табибы тарихка экскурс ясады. – Бу урында балалар учреждениеләре җыелмасы булган. Без булган Бистә урамында стационар, ә каршыда, элек ул Луговая урамы иде, ике катлы поликлиника бинасы булган”.
“Бинаны бирү карарын кабул иткәндә, әлеге урынның электән үк балалар поликлиникасы урынын белми идек”, - диде Илсур Метшин. – Бу символга ия дип әйтер идем”.
“Халык ярдәм белән поликлиникага мөрәҗәгать итә, - ди шәһәр башлыгы. Шуңа күрә Казанда медицина учреждениеләренең беренчел челтәре үсешенә зур игътибар бирелә, бигрәк тә “Сәламәтлек бишьеллыгы” программасын тормышка ашыру кысаларында”. Бу программаны реализацияләү планында системалы эш”.
Бюджетны экономияләү шундый рухтагы эре социаль проектларны тормышка ашыру өчен акча табарга ярдәм итә. Әйтик, 2006 елны Казанда муниципаль хезмәткәрләр санын оптимизацияләү аркасында шәһәр бюджеты 300 миллион сум экономия ясаган. Шулай итеп, 5 ел эчендә бу экономия күрсәткече 1,5 миллиард сум тәшкил итә.
Яңа поликлиниканы тәкъдим итү барышында Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рамил Әхмәтов бинаны ремонтлау һәм реконструкция үткәрү өчен 37,3 миллион сум, җиһазлар һәм мебельга исә 30,7 миллион сум кирәк булачагын хәбәр итте.
Илсур Метшин сүзләренә караганда, якын арада бинаны реконструкцияләү проекты башлана. Объектны тапшыруның төгәл датасы турында шәһәр башлыгы берни әйтмәде, әмма: “бу ел ахырына кадәр поликлиниканы тапшырасы иде” диде.