(KZN.RU, 31-нче май). Казан шәһәр хуҗалыгы кышкы сезонга әзерлекне дәвам итә. ТР башкаласы Мэриясендә урамнарны кардан чистарткан вакытта җәлеп ителәчәк махсуслаштырылган техниканы яңартуга багышланган эш киңәшмәсе узды.
Казан Мэры Илсур Метшин үткәргән киңәшмәдә Башкарма комитет Җитәкчесе Алексей Песошин, аның төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Александр Лобов катнашты.
Узган аномаль карлы кышны искә алып, Казан җитәкчелеге булачак кышка актив әзерләнә башлады. Киңәшмә катнашучылары вакытында колоссаль күләмдә яуган кар белән хәл итә алмаган проблемалар комплексын бер ел эчендә хәл итеп булмаганлыгын фикердә килеште. Әмма шәһәр хезмәтләренең автопаркын яңарту мәсьәләсенә җаваплылык белән карарга кирәк.
Соңгы вакыт эчендә Казан белгечләре чит ил тәҗрибәсе һәм чит ил компанияләренең махсуслашытырылган техниканы җиткерү буенча тәкъдимнәре белән танышты. Үз илебез һәм чит ил җитештерүчеләрнең барлык тәкъдимнәре исәпкә алынып, Илсур Метшинга тәкъдим ителде.
Исегезгә төшерәбез, кыш көне кар җыештыру һәм юлларны карап тору өчен махсус техника җитештерү буенча яңа технология чылбыры булдыру мәсьәләсе хакында Казан Мэры Илсур Метшин һәм “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин быел гыйнвар аенда фикер алышты.
Илсур Метшин тәкъдимнәр белән танышты, киңәшмә катнашучылары шәһәр хуҗалыгының махсуслаштырылган техника паркын яңарту программасын тормышка ашыруның беренче адымнарын билгеләде.
Техника алу өчен акча муниципаль һәм республика бюджетыннан бүленеп биреләчәк.