(KZN.RU, 31-нче май). Әмирхан проспекты буенча 24 йортта урнашкан Казан үзәкләштерелгән китапханә системасының 45-нче номерлы филиалында планлы ремонт эшләренең төп өлеше ахырына якынлашкан. Бу хакта бүген Казан Мэры Илсур Метшинга бинаны карап чыгу вакытында хәбәр иттеләр. Китапханәдә түбәне ремонтлау һәм фасад отделкасы эшләре калып бара, әмма моның өчен өстәмә финанслау таләп ителә.
Исегезгә төшерәбез, китапханә 2007 елдан башлап капиталь ремонтка ябылган. Хәзерге вакытка биредә төп архитектур-планлаштыру карарлары тормышка ашырылган, янгынга каршы сигнализация урнаштырылган, эчке җылыту системалары, су үткәрү челтәре һәм канализация, энергия тапшыру электр җиһазы һәм электр яктыртуына ремонт үткәрелгән, тәрәзә һәм ишек блоклары алыштырылган, өлешчә эчке отделка эшләре башкарылган, ике болдыр урнаштырылган.
Икътисадый кризис белән бәйле, китапханәне капитальремонтлау эше тукталып торды. Эшләрне тулысынча тәмамлау өчен өстәмә финанслау кирәк. “Тагын түбәне һәм су агып төшә торган торбаларны ремонтларга кирәк, эчке отделка эшләре, фасадның отделкасын тәмамларга, тоткычлар куярга кирәк”, - диләр китапханәдә.
Шунысы кызык, филиалны модернизацияләү нәтиҗәсендә, филиал республикада беренче модульле муниципаль балалар китапханәсе булачак. Стандарт китапханәләрдән аермалы буларак, ике абонемент, уку залы, периодика залыннан кала, 9 өстәмә бүлек-модуль булдыру планлаштырыла. Аерым алганда, балалар китабы театры, интерактив балалар музее, рухи үстерә торган уку программасы буенча эшли торган зал, санак (компьютер) залы, әдәби кафе. Китап саклау урынының яңартылган концепциясен булдырган вакытта чит ил тәҗрибәсе исәпкә алынды. “Бу бит үзе бер дөнья, монда укып та, аудиокитап тыңлап та, уйнап та була”, - ди И.Метшин. Әлегә Казанда мондый китапханә юк, әмма тиздән казанлылар китап дөньясына чума алачак.
Белешмә өчен: китапханә мәйданы: 953 кв.м. Ел саен 9 мең балага хезмәт күрсәткән, китап тапшыру мөмкинлеге 200 мең экзмеплярга кадәр. Көн саен китапханәгә 200 бала йөргән. Бүгенге көнгә белемнең төрле өлкәләренә караган китапханә фонды 47, 8 мең экземпляр тәшкил итә.